Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гарифҗан ага васыяте

Кемгәдер охшарга тырышу, үзе өчен кемне дә булса өлге итеп алу һәркемгә хастыр. Гарифҗан ага Галиев өчен кем үрнәк булгандыр – әйтә алмыйм. Тик аның бик күпләргә үрнәк булып яшәвенә шигем юк.

Районыбызның намуслы, тырыш хезмәт куйган, данлы тормыш юлы үткән мактаулы гражданины Галиев Гарифҗан Гали  улы – туган ягыбызның табигатен, тарихын һәм мәдәниятен саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүче шәхес. Күпләр аны республикада гына түгел, ил күләмендә данлыклы Чепья “Халыклар дуслыгы” музее директоры буларак белә. Ә безнең өчен  – Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, «Ел хәйриячесе» дә ул.

Соклангыч язмышлы тормышында якташларына ике һәйкәл бүләк итә алган кеше бит ул. Шуларның берсе – «Халыклар дуслыгы»  музе булса, икенчесе – туган авылы  Каенсарда яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә үз акчасына төзеткән обелиск. Шулай ук табигый объектларны саклауга да акча бирә ул. Ә авыл читеннән агып ятучы  инеш аша салынган күпер - ветеранның горурлыгы. Күпер Чепья мәктәбе каршында гына. Күпер артында -  урман. Ул кешеләргә табигатькә чыгарга мөмкинлек бирә. Авыл халкы урманга гөмбәгә, укытучылар мәктәп балаларын экскурсияләргә алып бара.

Гарифҗан абыйның игелекле эшләре моның белән генә тәмамланмый. Шушы елның башында ул районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән  яшь хезмәткәрләрне бүләкләү өчен үз исемендәге премия булдыруы турында хәбәр иткән иде. Гарифҗан Галиев исемендәге премиягә лаек булучыларның берсе - Чепья урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары, балаларга белем бирү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Нина Давлекова булуы безнең өчен зур горурлык.

Хезмәт юлын укытучы булып башлаган  Гарифҗан абый, өлкән яшьтә булуына карамастан, мәктәп укучылары белән еш очрашып тора. Бу очрашулар гадәттә музейда була. Ә бу юлы ул үзе мәктәпкә килде. “Сез мине чакырмадыгыз, мин үзем килдем”, - дип сүз башлады ул. Балаларны тырышып укырга, олыны-олы, кечене-кече итәргә чакырды, туган илгә, әти-әниегезгә кирәк булуыгызны онытмагыз, алдыгызга куйган максатка ирешми калмагыз – минем сезгә васыятем шул, диде. Гарифҗан ага буш кул белән килмәгән иде. Ул һәр елны уку елы ахырында яхшы укучыларны һәм төрле бәйгеләрдә актив катнашучыларны бүләкләү өчен мәктәпкә 50 мең сумлык премиаль фонд калдыруы турында хәбәр итте. Бу хәбәр балалар  өчен зур сөенеч һәм көтелмәгән хәл булды. Әллбәттә, мондый премияләр  яшь буынга эзләнергә, иҗат итәргә һәм тырышып укырга зур стимул булачак. Игелекле гамәле өчен Галиев Гарифҗан Гали улына   Чепья урта мәктәбе коллективы һәм укучылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез, аңа хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Рәйсә Бәхтиярова,

Чепья урта мәктәбенең милли белем бирү буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев