Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлзәминәбез - “Әниләр марафоны” бәйгесе җиңүчесе. Котлыйбыз! (+фото)

«Тәртип» радиосы оештырган “Әниләр марафоны” бәйгеләренә йомгак ясалды.

"Әниләр марафоны" 21 көн дәвам итеп, биредә 400 кеше катнашты. Алар өч атна дәвамында бирелгән темалар буенча Вконтактедагы шәхси битләрендә хис-кичерешләре, уйланулары белән бүлеште.

Бәйгедә әбиләр дә, олы яшьтәге ханымнар да, яшь әниләр дә катнашты, араларында төрле һөнәр ияләре бар.

Шунысы куанычлы, райондашыбыз, Түнтәр авылыннан Гөлзәминә Габдрахманова "Әниләр марафоны"нда җиңү яулады.

"Җанымда эмоцияләр бураны... Өмет бар иде... Ышанып бетмәгән идем... Әниии... Иркә, үзсүзле, кире, хыялый төпчек кызың белән әәәз генә булса да горурлана аласың... 400дән артык кеше катнашкан #әниләрмарафоны нда беренче унлыкка кереп җиңү яулау — ул синең тәрбияң нәтиҗәседер иң элек... Рәхмәт сиңа...", дип яза Гөлзәминә.

Әлеге олуг җиңүе белән без дә Гөлзәминәне "Хезмәт" сайтының күпсанлы укучылары исеменнән ихластан котлыйбыз. Синең өчен без бик шат, Гөлзәминә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Әниләр марафоны” Гөлзәминә Габдрахманова