Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гошер сәдакасы тапшырдык

Кырда, бакчада үстергән уңышлардан бирелә торган зәкят - гошер дип атала.

Ул җирдән алынган уңышның уннан бере исәбеннән фәкыйрьләргә, ятимнәргә, мәдрәсәдә стипендия алмый торган шәкертләргә бирелә. Әмма элек халкыбызда булган бу төр сәдака бирү хәзер онытылган. Чөнки күп еллар динсез диярлек яшәдек. Ә кемнәр белә, алар да аңа әһәмият бирмәгән, кемнәрнеңдер саранлыклары комачаулаган.
Мин, Югары Шубан авылы имамы буларак, үзебезнең авыл халкына зур хөрмәтемне белдерәм. Беренчедән, халкыбыз тырыш, хезмәт сөкәчән. Йортларыбыз, капка-коймаларыбыз яхшы. Авылдашларым булсынга яшиләр. Икенчедән, кешеләребез юмарт. Менә 4 ел инде авылыбызда бәрәңге гошере сәдакалары җыела. Хәтта 2010нчы корылык елында да авылыбыз кешеләре 46 капчык бәрәңге тапшырдылар. Калган елларда да гошер сәдакасын иң күп бирүчеләр безнең авыл кешеләре булды. Менә 4 ел инде без ул бәрәңгеләрне Казандагы «Мәрҗани» һәм «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәләргә җибәрдек. Җөмһүриятебез мөселманнарының Дини нәзарәт тарафыннан авыл халкы исеменә мактау-рәхмәт хатлары алдык. Авылдашларым, Аллаһка шөкер, гошер бирергә кирәклеген һәм аның зур савап икәнен аңлый һәм бу эшне дәвам итәрбез, дип уйлыйм.
Аллаһ Раббыбыз биргән сәдакаларыбызны кабул кылып, малларыбызга бәрәкәт, үзебезә һәм балаларыбызга тәүфыйк бирсә иде. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X