Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөрләде ярминкәләр

Балтачта һәм Чепьяда район авыл хуҗалыгы, промышленность предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр халыкка үзләре җитештергән товарларны сатуга куйдылар. Ярминкәдә бәяләр гадәттәгедән сизелерлек арзан булгач, халык кырылып алды.

Сыер ите, бозаулар иртән иртүк сатылып бетте. Бодай, арпа, солыны... да фуражга капчыклап алдылар. Печән, саламга да ияләр тиз табылды. Балтач урманчылыгы күп итеп төяп утын китергән. «Азык» ширкәте сата торган җирдән кеше өзелмәде. Монда бодае да, борчагы да, төрле ярмалары, фуражы да бик әйбәт үтте. «ДРСУ-1», «Агрохимсервис» берләшмәсе төзелеш материаллары - таш, ком алып килгән. Сөт-май комбинатының үзе җитештергән сөт продуктларын да халык бик ошатты.
Арчадан сулы кисмәк белән тере балыклар да китергәннәр. Фарук Ситдыйков, Наилә Иванова осталары теккән бияләйләр, баш киемнәре, киез итекләр, «Мелиоратор» җәмгыятенең мунча мичләре, «Каракүл» җәмгыяте теккән киемнәр, «Питрәч» кошчылык фабрикасы тавыклары, Малмыждан китерелгән аяк киемнәре, райпоның үз цехларында әзерләнгән продуктлар - көндәлек тормышта кирәкле бик күп әйберләр бар иде базарда. Авыллардан флягалар белән сөт тә китергәннәр, үз хуҗалыкларында үстергән каз, үрдәк, тавык-чебешләрне сатарга да ирек иде ярминкәдә. Гомумән, бик матур, бик игелекле чара булды бу. Сатучыга рәхәтләнеп сату өчен мөмкинлек булса, алучы иркенләп, сайлап мая туплады. Әнә, Көектән Илдус Хафизов хатыны Гөлирам белән сатуга үз умарталыкларында җитештерелгән бал, кәрәз куйганнар. Бер ул гына түгел, бар иде андыйлар.
Рәсимә Сәгыйтованың ике урында сәүдә ноктасы гөрләп эшләде. Кәбестәсен, суганын, кишерен, гомумән, яшелчә һәм җиләк-җимешне дә теләп алды халык. «Сельхозтехника», «Хәләл» ит продуктлары хәзерләүчеләр, «Водстрой», «Мельпром», кирпеч заводы, «Юлчы» коллектив¬лары да халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Иртән көн яктырганда башланган ярминкә сәгать унга таралып килә иде инде. Йөк төяп килгән техниканың күпчелеге буш кайтып китте. Димәк, сәүдә әйбәт барган. Район мәдәният үзәге, Чепья мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә үзгә бер ямь өстәделәр.
- Ярминкә ошадымы? - дигән соравыма күпләрдән уңай җавап ишеттем. Тик кайбер сәүдә нокталарында товарның бәясе куелмавына, я бик вак цифрлар белән күрсәтелүенә яисә әйбәт күренә торган итеп урнаштырылмавына канәгатьсезлек белдерделәр.
Хәлил НӘКЫЙПОВ тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250