Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөрләп узды Республика көннәре

29нчы август көнне узган Республика көнен бәйрәм итү районыбыз китапханәчеләре әзерләгән традицион «Алтын көз -2012» дигән күргәзмә белән ачылып китте.

Әлеге күргәзмә елдан-ел камилләшә бара. Беренче елларында анда бакчада өлгергән гаҗәеп гигант уңышлар гына булса, соңга таба шул гигантлардан композицияләр тудыру гадәткә керде. Быел да нинди генә фантазияле эшләнмәләр алып килмәгәннәр! Призлы урыннар билгеләгәндә, беренче урын - «Иң зур гигант-2012» номинациясендә җиңгән Шодадан Флера Хәбибуллинага (32 кг. кабак), «Иң матур чәчәк бәйләмнәре»- Шеңшеңәрдән Сәкинә Шәриповага, «Иң зур яшелчә»- Нөнәгәрдән Нотфулла Гариповка, «Иң зур җиләк-җимеш»- Зур Лызидан Любовь Удодова, «Иң эчтәлекле композиция» (рәсемдә) - Балтачтан Мәдинә Фәттаховага, «Табигать могҗизалары»- Арбордан Римма Низамовага бирелде. Күргәзмәдә барлыгы 70кә якын кеше катнашты, берсенең дә хезмәтләре бүләксез калмады. Бәйрәмгә килгән халык мәдәният үзәге каршысының уң ягында «Алтын көз» күргәзмәсен тамаша кылса, сул якта мәгариф хезмәткәрләре оештырган - кул эшләреннән торган күргәзмә үзенә җәлеп итте: сабыйлары белән килгән тамашачы зур-зур курчаклар, бизәлгән аркалар янында кат-кат фотога төште. Бәйрәмнең кичке дүрттә башлануының хикмәте дә нәкъ менә сабыйлар күңелен күрергә теләүдән гыйбарәт иде. Мәдәният үзәге янындагы мәйданчыкта балалар өчен төрледән-төрле кызыклы, бик күп уеннар оештырылды, балалар батутта уйнады, карусельдә әйләнде, уенчык паровоз, мотоцикл белән мәдәният үзәген әйләнде. Ата-ана сабыена акчасын кызганмады. 10 минутлык батутта уйнауга да 100 сум чыгарып түләде. Тик батут хуҗаларының гына салмыш булулары ошамады. Үсә төшкән балалар велосипедта, роликларда төрле күнегүләр тәкъдим итте. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре интеллектуаль уеннар оештырды. Музыка тынмады, башта балалар җырлады, аннан эстафетаны районыбыз үзешчәннәре һәм дә яшь талантларыбыз алды. Бәйрәмгә җыелган райондашларыбызны Балтач муниципаль район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев кайнар котлады, бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте. Инде эңгер-меңгер төшә башлаганда мәдәният үзәге каршын райондашларыбыз чолгап алган иде. Һәркем Чаллыдан килгән кунаклар - Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның һәм аның кызы, яшь җырчы, биюче Лилиянең, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган баянчы Шәфәгать Салиховның, «Татар моңы» фестивале җиңүчесе, җырчы Руслан Кираметдиновның, популяр эстрада җырчысы Мөнир Рахмай, алып баручы Зилә Шакирҗанованың чыгышларын алкышлады.
Бәйрәм рухын куәтләндереп, йолдызлы аяз күкне балкытып, төнге сәгать унда салют яңгырады. Имин тормыш сиңа республикам Татарстан! Куанычлы көннәр сиңа Балтачым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250