Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гүзәл Екатеринбург сәхнәсен яулый (+фото)

Очып-очып биюче бу кыз Шеңшеңәр мәктәбе укучысы ул.

Гадәттә без, шартлар булмау сәбәпле, авыл баласының сәләте ачылмыйчы кала дибез.Ә Зәкиева Гүзәлнең әти- әнисе, кызларындагы биюгә булган омтылышын күреп алып, аны үстерү өстендә эшли башлыйлар.

Авыл, район сәхнәләрендә ясаган чыгышларын күреп, без Гүзәлне яратып та өлгердек инде. Казанда оештырылган яшь талантларның халык биюләрен башкару конкурсында җиңү яулавы, кызда үзенә тагын да зуррак ышаныч тудырды.

Күптән түгел биюче кызыбыз Екатеринбург шәһәренә юл тотты. Анда "Шома бас" төбәкара конкурсында 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Гүзәл! Алга таба да зур уңышлар телибез!


Минзилә Гарифуллина,

Шеңшеңәр төп мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Зәкиева