Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәлак булган райондашыбызның хатынына Маргелов ордены тапшырылды (фото)

Чарада һәлак булган райондашыбызның тол калган хатыны Әлфия Вафина катнашты.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында «Алга» батальонының һәлак булган сугышчыларын искә алдылар. Туганнарына «Армия генералы В.Ф.Маргелов» ордены тапшырылды. Бу орден «Россия десантчылары берлеге»нең хөкүмәтнеке булмаган иҗтимагый бүләге һәм десант гаскәрләре бүләгенең югары формасы булып тора.

Әлеге чарада һәлак булган райондашыбызның тол калган хатыны Әлфия Вафина катнашты.

Һәлак булган сугышчыларны искә алырга, шулай ук аларның туганнарына хөрмәт күрсәтергә «Алга» батальоны, Махсус хәрби операция ветераннары берлеге, Казан диңгез пехотасы ветераннары берлеге, Республика десантчылары берлеге вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Татарстан чик сакчылары берлеге әгъзалары һәм Россия Герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды вәкилләре килде.

«Без авыр тарихи чорда яшибез. Берничә ел элек беркем дә сугыш безгә кагылыр дип уйламый иде. Бүген безгә, бабаларыбыз кебек үк, яшәү хокукыбызны якларга, балаларыбыз һәм үзебезнең киләчәкне якларга туры килә. Без Геройлар чорында яшибез. Бу – кыю йөрәкле батыр кешеләр заманы, алар безнең иминлек сагына басты. Без аларны көн саен истә тотарга тиеш. Безнең ил хәзер махсус хәрби операция зонасында булган көчле һәм батыр кешеләр алдында җаваплылык күрсәтә. Безнең фондның махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен оештырылуы очраклы түгел. Без сезнең белән кайгыда да, шатлыклы минутларда да булачакбыз һәм проблемаларны хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфия Вафина