Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хат ташучы — авылым тоткасы

«Хат килгән, әйдә бие!», «Ни бирәсең, сөенче әйтәм, хат бирәм!», - дип әйтәләр иде элеккерәк елларда. Ә хәзер хат язышкан кешеләр дә сирәгәеп бара. Кәрәзле телефон, интернет, заманга яраклаштырыштан элемтә чараларының тәэсире бу.

Хат дигәч, кемгә ничек, ә миңа - иң элек маркасы булган, мөһер сугылган һәм адресатлары язылган конверт тоткан почтальон яки хат ташучы апа күз алдына килә. Бу балачактан ук күңелемә кереп урнашкан самими бер күренеш булып әле дә хәтердә яши. Хат ташучы һөнәренә ия кеше бүгенге көндә хат кына ташыймы соң?! Юк шул, аларга бик күп төрле вазыйфалар ышанып тапшырылган. Җилкәсенә аскан авыр сумкасында ниләр генә юк бит аның: газета-журналлары, хаты, телеграммалары, утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләре... пенсия, субсидия тарату да аларның Вазыйфасына күчте. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә алар бит. Моң-зар катыш сүзләр белән чуарланган нотыкларны тыңларга да туры килә аларга кайвакыт. Тагын бер эш йөкләнгән: ул да булса, йортларга кереп йөргәндә товар, вак-төяк әйберләр белән сату итү эше. Шунлыктан, почта бүлекләре дә кибетне хәтерләтә: канцелярия, химия товарларын да, көнкүреш кирәк-яракларын да, кием-салымны да сатып алырга була биредән.
Хат ташучылар белән булган аянычлы вакыйгаларны да искә алып үтү урынлы булыр. Халык өчен хезмәт иткән җаннарның аяк астында бәла сагалый. Күләмле генә суммада акча йөрткән чаклары да була бит аларның. Һава торышының да нинди булуына карамастан, үз эшләрен җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Бүгенге көннең хат ташучысын авылның тоткасы дияргә дә буладыр. Чөнки төрле вазыйфаларны башкаруда бер карусыз көч куялар. Олы яшьтәге ялгыз гомер итүчеләрнең ярдәмчесе булуларын да искә алсак, аларга һәйкәл куярлык.
Һәйкәл димәктән, Татарстандагы элемтәчеләргә хөрмәтне әлегә Алабуга шәһәрендә генә күрергә була. Шәһәрнең почта бүлеге каршында телеграфчы егет белән хат ташучы кыз сыннары басып тора икән. Ә без, үз чиратыбызда, хат ташучыларга олы хөрмәтебезне һәм рәхмәт хисләрен белдереп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Хат ташучы турында язуым юктан гына түгел, чөнки газета-журналларга язылу тәмамланып барган чорда, өегезгә атна буена бер-ике генә булса да вакытлы матбугат килә, алар арасында«Хезмәт»ебез дә була икән, димәк, хат ташучы сезне дә игътибарсыз калдырмаган.

Рәсемдә: иң тырыш почтальоннар: Кили почта бүлекчәсе мөдире Алсу Сәләхова (алда) һәм хат ташучылар (сулдан уңга) Нәзирә Фәйзрахманова, Зөлфия Мәннанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250