Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хат... Владимир Путиннан!

25нче июль көнне Югары Ушма авылында яшәүче Мария Петровага 90 яшь тулды. Бер гасырга якын гомер иткән Мария апага тормышның ачысын да, төчесен дә күрергә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшли. Бу елларның никадәр авыр булуын бүгенге кешеләр кинофильмнардан гына күреп белә. Эш көненең иртәсе-киче, ялы булмаган...

1945нче елда Мария Григорьевна Геннадий Петровка кияүгә чыга. Геннадий 1944нче елда сугышка китеп, 1945нче елда авыр яраланып, инвалид булып кайткан була. Яшь гаиләгә пар җилкәләрдә сугыштан соңгы ачлык елларын уздырырга туры килә. Бу гаилә дөньяга алты бала тудыра. Бүгенге көндә Мария апаның балалары төрлесе-төрле якта гомер итә. Мария әбигә бала кайгысы да кичерергә туры килә: 1993нче елда улын, 1996нчы елда кызын җирлиләр. Ана йөрәге боларга ничек түзгәндер?!
Мария Петрова 1965нче елда хат ташучы булып эшли башлый. Кызы Людмила апа: «Балтачка җәяү төшеп, җәяү менә иде. Яңгыр дип тә, буран дип тә тормады, тырышып эшләде», - дип искә алды. 1990нчы елга хәтле хат ташучы булып эшли ул. Әле анда да сәламәтлегеннән зарланып түгел, оныкларын тәрбияләшер өчен генә ялга китә. Ул елларда Мария Григорьевна 70 яшенә аяк баскан була.
Язмыш Мария апага тагын бер зур хәсрәт китерә: пар канатын - Геннадий абыйны гүр иясе итә. Ике баласын, тормыш иптәшен югалткан Мария Григорьевнаның сәламәтлеге бик нык какшаган. Инде 5 ел дәвамында оныгы Альбина тәрбиясендә гомер итә. «Әбине ялгыз калдырырга куркыныч, шуңа һәрчак янында инде мин», - ди 90 яшьлек әбисен тәрбияләүче онык.
Мария Петрованың фидакарьлек белән үткән гомер юлын РФ Президенты В.Путин да лаеклы рәвештә билгеләп үткән. 25нче июль көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, район почта бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы җитәкчесе Дамир Габдрахманов Мария Григорьевнага Президентның Рәхмәт хатын тапшырырга барды һәм һәрберсе бүләкләр дә алып килгән. Мария Григорьевна үзенең 90 яшьлек туган көнен әнә шулай тантаналы рәвештә каршылады.
Сугыш елларын, шул еллардагы авырлыкларны күрүче кешеләребез көннән-көн кими бара. Аларның арабыздан китүе аяныч. Мария әби кебек тере тарихларның үзвакытында кадерләрен белә алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250