Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмэт»ле өй ямьле була

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барган бу көннәрдә үзебезнең «Хезмәт» газетасы турында фикерләрен сорап, районыбызда аны ел саен яздырып алдыручы кешеләрнең берничәсенә мөрәҗәгать иттек.

Балтачта яшәүче, «Сорнай» хуҗалыгында бик күп еллар чәчүдә, урып-җыюда булмасын, гел алдынгылар сафында барган ветеран механизатор Тәлгать Әскәров (рәсемдә):
- «Кеше һәм закон», «Яшәеш» рубрикалары кызыклы. Авыллардагы эшләр, алдынгы тәҗрибәләр, кешеләр турында күбрәк укыйсы килә.
Нөнәгәрдә яшәүче югары белемле инженер һәм соңыннан озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Наил Фәсыйхов:
- Беренче яртыеллыкта ничектер «Хезмәт»кә язылмыйча калганбыз. Ниндидер кыйммәтле бер әйбер җитмәгән шикелле, «Хезмәт»ле өй ямьле өй булган икән дип яшәдек ул вакытта. Хәзер, аллага шөкер, язылабыз. Район хәлләре белән «Хезмәт»тән башка тагын каян танышасың. Беренче биттәге район яңалыклары кыска һәм матур бирелә. Дүртенче биттәге рекламалар, кайгы уртаклашулар, котлаулар да укыла. «Әйтер сүзең булса» рубрикасындагы язмалар фикер уята. Мәдәният яңалыклары, мәдәният ветераннары турында күбрәк язылса, әйбәт булыр иде, дим.
Шодада яшәүче, озак еллар «Якты юл» хуҗалыгында бригадир булып эшләүче Илфат Дәүләтшин:
- «Хезмәт»не укымыйча калмыйбыз. Кешеләр язмышы, теге яки бу хуҗалыктагы алдынгы тәҗрибәләр, эшләр турында язмалар кызыклы. Авыл хуҗалыгы, анда эшләүчеләр турында күбрәк язылса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250