Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрби-диңгез флоты көне белән

Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткан барлык райондашларны шушы күркәм бәйрәм көнебез белән кайнар котлыйм.

Тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм булдык. Тормыш авырлыклары каршында югалып калмыйча, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык басып, матур тормыш алып бардык һәм барабыз. Флотчы ветераннар оешмасының район советы рәисе буларак, сезнең һәркайсыгызны безнең өчен гаять истәлекле булган шушы көн белән котлыйм, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, татулык, сәламәтлек телим.
Һәм 26нчы июль көнне барыгызны да якыннарыгыз, туганнарыгыз белән бергә Балтачныӊ Казан юлы өстендәге «Ватан сугышчыларына» облексы янына чакырабыз. Биредә флотчыларның флагы күтәрелеп, аларга багышланган һәйкәл ачу тантанасы булачак. Тантана иртәнге 10.00 сәгатътә башлана. Флотчы райондашларыгызның нинди кыю, бердәм икәнлекләрен күрәсегез килсә, килегез. Бәйрәмдә урын һәркемгә түрдән булачак.
Наил Хөснетдинов,
флотчы ветераннарның
район оешмасы рәисе.
Фото: http://www.playcast.ru/view/6132753

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250