Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле балтачлылар!

Сезне чын күңелдән Беренче Май - яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбриклим! Бу бәйрәм кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре - ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул - изге эшләргә, хезмәт казанышларына, уңышларга өндәүче бәйрәм.

Без бу көннәрдә туган ягыбызда, кырларда, фермаларда, җитештерүнең төрле өлкәләрендә, йортларыбызда рухланып эшлибез: язгы чәчүгә керештек, авылларыбыз урамнарын тәртипкә китерәбез, төзибез, ремонтлыйбыз, җитештерәбез, балаларга белем һәм тәрбия бирәбез. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә генә үзебезнең кече ватаныбыз тормышын яхшыртуга ирешә алуыбыз һәркемгә ачык.
Тагын бер мәртәбә бәйрәм белән тәбриклим. Һәркайсыгызның хезмәте лаеклы бәяләнсен, барыгызга да уңыш, шатлык һәм иминлек телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иң изге теләкләрне белдерәм: сәламәт һәм бәхетле яшәгез, барлык башлангычларыгыз да уңышлы, күңелләрегез яз кояшыдай күтәренке булсын!
Рамил НОТФУЛЛИН,
муниципаль район башлыгы.
Фото: http://www.amkcity.ru/2014/04/27/plan-meropriyatiy-na-1-maya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250