Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле шоферлар, ветеран машина йөртүчеләр!

26нчы октябрь - автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Үз һөнәрләренә бирелгән, тапшырылган эш өчен һәрчак җаваплы булган шоферларыбыз безнең җирлектә аеруча әһәмиятле урын алып тора. Районыбызның икътисадый тотрыклылыгы нәкъ менә әлеге һөнәр ияләренең намуслы эшчәнлегеннән гыйбарәт. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәммәсендә дә алыштыргысыз шоферлар хезмәтенә таянабыз.
Хөрмәтле шоферлар! Сез табыннарыбызны баетучылар да, көндәлек ихтыяҗларны кайгыртучылар да, тормыш-көнкүрешебезнең бөтенлеген тәэмин итүчеләр дә. Эшегезгә карата булган җаваплыгыгыз, җитезлегегез, төгәллегегез, фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт сезгә. Һөнәри бәйрәмегез белән тагын бер мәртәбә тәбрикләп, хезмәтегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, хәвефсез юллар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим. Бәйрәм белән!
Муниципаль района башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН
Фото: http://prazdnik-portal.ru/den-rabotnikov-avtomobilnogo-transporta-den-avtomobilista/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250