Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүче хәрбиләр, сугышчы-интернационалистлар!

Ватанны саклаучылар көнен ил күләмендә зур бәйрәм буларак билгеләп үтәбез.

Ватаныбызның тынычлыгын саклау, туган илгә карата тугрылык - ир-егетнең изге бурычы санала. Бабаларыбыз, әтиләребез әнә шул бурычны җаннары-тәннәре белән тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп үтәделәр. Шуңа да аларның Ватан алдында йөзләре ак, күңелләре пакъ. Алардан соңгы буын да ата-бабалар исеменә тап төшерми намус белән армия хезмәтен үтәде. Күпме егетләребез Әфганстан, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Бүгенге көндә дә районның 100гә якын егете Кораллы Көчләрдә хезмәт итә. Хөрмәтле сугыш ветераннары, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүче хәрбиләр, сугышчы-интернационалистлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Имин, тыныч дөньяларда барчагызга да сау- сәламәт булып, шатлык-куанычлар белән озын гомер кичерергә язсын. Ил-йортыбызга кара кайгылар, афәтләр янамасын, күкләребез һәрчак аяз булсын.
Фото: http://cool-pictures.su/photo/animacija/otkrytki_23_fevralja/23_fevralja_kartinki_i_pozdravlenija/170-0-6692

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев