Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле вә гыйззәтле, бай тарихлы мәшһүр “Хезмәт” газетасы!

Газетаны чыгаруда фидакарьләрчә эшләгән ветераннар һәм дә хәзерге вакытта хезмәт куючы журналистлар, редакция хезмәткәрләре, актив хәбәрчеләр!

"Хезмәт"нең 85 еллыгы уңаеннан һәммәгезне дә ихлас күңелдән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим.

Данлы үткәне булган район газетасы бүген дә үзенең эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Район халкын яңалыклар, хәбәрләр белән тәэмин итүдә матбугатның роле әйтеп бетергесез зур. Аналитик, уйландыра, фикер тудыра торган мәкаләләрдән тыш, укучының рухын баетырлык, йөрәкләргә үтеп керерлек иҗади язмалар да күңел халәтенә уңай тәэсир итә, райондашларның дөньяга карашын үзгәртә, авыр тойгылардан арындыра. Сәясәт, икътисад, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният, сәнгать, дин, әдәбият - газетада һәр өлкә урынлы чагылыш таба, укучылар тарафыннан яратып кабул ителә һәм, нигездә, әлеге темаларга районыбыз тормышын якыннан белгән үзебезнең журналистлар иҗат итүе матбугатның йөзен тагын да бизи. Хакимият белән җәмәгатьчелек арасын бәйләп торучы күпер дә ул "Хезмәт", килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә, халык белән аңлашып, аралашып эшләүдә ярдәме нык сизелә.

Мөхтәрәм "Хезмәт"леләр! Янәдән һәрбарчагызны да әлеге тарихи дата һәм дә якынлашып килүче Матбугат көне белән тәбрик итәм, күңел саулыгы, рух байлыгы, җан тынычлыгы телим. Иҗат диңгезегез саекмасын, күңелләрегез боекмасын, имин дөньяларда шатлык-куанычларга төренеп, якыннарыгыз янәшәсендә, борчу-хәсрәт күрми, авырлыкларга юлыкмый яшәргә һәм эшләргә язсын! Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250