Җиңү көне белән!
Кадерле бөек Ватан сугышы ветераннары, хөрмәтле балтачлылар!
Һәр елны, Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә, без аның нинди югалтулар бәрабәренә бирелүен искә алабыз. Батырлар һәм һәлак булганнар турындагы хатирәләрне яңартабыз. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык тыл хезмәтчәннәренә ихтирам белән рәхмәт белдерәбез. Безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткәннәре өчен, аларга эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без арабыздагы барлык сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә бурычлыбыз.
Барлык якташларымны олы һәм уртак бәйрәмебез - Җиңү көне белән тәбриклим, барыгызга да ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, күңел тынычлыгы, иминлек һәм якын кешеләрегезнең кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев