Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң күп ит — «Татарстан»да

Узган ел «Татарстан» җәмгыяте районда иң күп сыер итен җитештерде - 364 тонна.

2011 елдагыдан 54 тоннага күбрәк. Чөнки биредә бу тармакта эшләүчеләргә дә сыер савучыларга күрсәтелгән игътибар бар. Бозаулардан әйбәт артым алган өчен айлык, кварталлык, еллык кызыксындыру чаралары каралган. Сәбәпсез эш калдырмыйча, тәртип бозмыйча эшләп планны үтәүчеләргә өстәмә түләүләр бар. Терлекләрнең рационы бай. Терлекләргә азыкны төрле өстәмәләр белән баетып, төрләндереп бирәләр. Фермалардагы эшнең торышына көндәлек контрольлек итү өчен хуҗалыкның терлекчелек белгечләреннән җаваплы кешеләр билгеләнгән. Тиешле тәрбия биргәч биредә тудыру бүлегендәге бозаулар да көн саен килога якын үсеш бирә. «Кечкенәдән ныгып калган бозау соңыннан да әйбәт үсә, төрле авыруларга бирешми», ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафис Галимуллин. Аның белән терлекчеләр дә килешә. Әнә тиешенчә сөт эчеп, вакытында прививкаларын алып килгән бозаулар 6-12 айлык чорда узган ел тәүлеккә 996шар грамм үсеш биргәннәр. Мөнәвәрә Зыятдинова группасындагы бу күрсәткеч 1423 граммга җиткән. Раушания Саттарова да мондый һәр бозаудан 1131 грамм тәүлеклек үсеш алган. Фатыйма Саттарова, Тәскирә Каюмова, Наҗия Яппарованың да бозау үстерүдә тәҗрибәләре зур һәм тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе дә әйбәт. Һәм алар үстергән үгез бозауларны аерып алып Биктәшкә симертү өчен җибәрәләр. Бу фермада да эш өчен шартлар зарланырлык түгел. Азыкны техника кертә, төрле элементлар белән баеталар. Узган ел барысы 970 центнер артым алганнар. Һәр үгез көнгә 823 грамм арткан. Монда хезмәт куючы терлекчеләрнең өчесе Михайлова - Лидия, Суфия, Клара мактаулылар сафында. Налия Фәсхетдинова, Галина Николаева, Елизавета Иванова, Галина Васильева, Ләйсән Яковлева һәркайсы 50шәр баштан артык үгез симертеп, җиткерелгән заданиеләрне уңышлы үтәп, эшләгәннәренә вакытында әйбәт хезмәт хакын алып баралар. Гыйнвар нәтиҗәләре дә сыер ите җитештерүнең гел арта баруын сөйли.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250