Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел белән, райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле балтачлылар, бәйрәмгә кайткан якташлар! Сезне Яңа 2023 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!

Узып баручы елдагы эш күрсәткечләренә күз салсак, барлык тармакларда да уңышларыбыз куанырлык. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәте аеруча мактауга лаек. Нинди генә табигать шартларында да алар мул уңыш алуга ирешә, табыннарыбызны баютуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Терлекчеләребез җитештерүдәге еллык планнарны арттырып үтәделәр. Сәнәгатьтә, эшкәртүдә, шәхси эшмәкәрлектә, гомумән, җитештерүчән хезмәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта матур күрсәткечләргә ирештек. Дәүләт программалары нигезендә район халкының тормыш-көнкүрешен матурлау, уңайлы итү максатыннан бистәбездә, авылларыбызда социаль объектлар төзү, юллар салу, ремонтлау эшләре дәвам итә. Моның өчен ил җитәкчелегенә олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Рәхмәтнең зурысы, әлбәттә, ел буе алдынгы сафларда барган балтачлыларга.

Еллар шатлык кына китереп калмый, сыный да килә. Тик, нинди генә авырлык алдында калмыйк, ул һәрчак безне бердәмлеккә этәрә, нәкъ менә шул бердәмлек алга барырга көч бирә. Ил белән бергә кичергән сынауны да без көчле рухлы булып күтәрергә бурычлы. Бүгенге көндә ил алдындагы бурычларын үтәүче райондашларыбыз – алар безнең горурлыгыбыз, илләргә тынычлык иңеп, аларның гаиләләренә дә бөтенлек, тигезлек, исәнлек-саулык телим. Гел яхшыга өметләник, гел яхшыга юрыйк. Бу Яңа елны да, һәрвакыттагыча, зур өметләр белән каршылыйк! Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек булсын, авырту-сырхаулар урап үтсен, тынычлыкларыбыз кире кайтсын, сәламәт һәм бәхетле булыйк! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа ел мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашлар!

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел белән