Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иҗатка юл башы

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Алтын каләм» иҗади конкурсына район күләмендә нәтиҗә ясалды. Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин, шагыйрь, журналист Фәридә Шакирова, мәгариф бүлегеннән Гадения Гарипова һәм редакция журналистыннан гыйбарәт жюри быелгы эшләрдә алга китеш, темалар төрлелеге, иҗатка теләктәшлек, омтылыш башка елларга караганда күбрәк дип тапты.

Иҗатыңны тиешле дәрәҗәдә туплап, бизәп тапшыру да камилләшә бара. Тик арада барыбер файл эченә ике-өч бөртек кәгазь кисәге тыгып кына тапшыручылар да юк түгел. Аннан соң, иң мөһиме - язмалар матбугатта урын алмаган, яки басылып чыгып та, газета битләре альбомга урнаштырылмаган. Бик күбесе «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Хезмәт» газеталары белән язышабыз, ди, ләкин дәлилләре юк. Кайберәүләр узган еллларда биргән материалларын кабаттан тапшырып «котылган». Югыйсә, әлеге бәйге чын иҗат утында янучыларга файдага гына - әгәр республикада «Алтын каләм» конкурсында җиңә яки берәр урын ала калсаң, КФУның журналистика факультетына имтихансыз гына укырга керү мөмкинлеге бар.

Иҗади эшләр өч өлешкә бүленеп каралды - 14 яшькәчә укучылар арасында беренче урын бирерлек хезмәт табылмады, II урын - Карадуган мәктәбеннән Камилә Закировага, III урын Яңгулдан Искәндәр Шәфигуллинга һәм Нөнәгәрдән Гөлназ Нургалиевага бирелде. Салавыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының тупланма хезмәтләре махсус номинациягә лаек булды. 14-16 яшьлекләр арасында иҗади эшләр күплеге һәм дә нәтиҗәлелеге белән аерылып торды, шуңа да монда 5 урын билгеләнде. I урынны Салавычтан Гөлшат Галиева, II урынны Нөнәгәрдән Диләрә Гайфетдинова, III урынны Соснадан Ильмир Зәйнуллин, IV урынны Гөлинә Таҗетдинова (Сосна), V урынны Яңгулдан Рәсүлә Әгъзәмова белән Түнтәрдән Миләүшә Низамова яулады. 17-19 яшьлекләр арасында I урын - Чепья мәктәбеннән Наталья Жукова, II урын- Нөнәгәрдән Илүзә Закирова, III урын - Балтач гимназиясеннән Гүзәл Хәбибуллина, IV урын- Балтач мәктәбеннән Гөлия Җамалиева. Бөрбаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары иҗаты (җитәкчеләре Зөлфирә Нуретдинова), шулай ук әлеге мәктәптән Нияз Нуретдинов, Рөстәм Гыйниятуллин, Гүзәлия Дәминованың эшләре "Жюри симпатиясе" дигән өстәмә номинациягә лаек булды.

Яшь каләм ияләренең иҗаты районда узачак бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган зур бәйрәмдә бәяләнеп үтәчәк. Ә беренче урынны алган эшләр республика бәйгесенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250