Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Идел буеның уңышлы гаиләсе — Балтачныкы

Зыятдиновларның Пенза шәһәрендә үткәрелгән конкурста җиңү яулаулары турында ишеткәч, «Менә бу гаилә, эшли дә, яши дә, күңел ача да белә» диючеләр шактый булды. Хәер, алар җиңүләре белән күкрәк кагып мактанмый, бары тыйнак кына: «Үкенмәслек итеп яшәргә, тормышның тәмен белергә, балаларны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк» диләр.

Инде шактый гына конкурсларда катнашып, җиңү тәмен татырга өлгергән Зыятдиновлар күптән түгел Пенза шәһәрендә күпбалалы гаиләләр арасында үткәрелгән «Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2013» фестиваль-конкурста катнашып, җиңү белән кайтты. Чарада катнашкан 25 гаилә арасында алар иң югары балл җыйды. Ныклы әзерлек, конкурс таләпләрен тулысынча үтәү, эчтәлекле чыгышлар җиңү яуларга зур этәргеч булды.


Конкурсның «Балаларны яклау көне» алдыннан үткәрелүе бер дә юкка түгел. Гаилә уңышы ул беренче чиратта - бала. Гаиләләр ныклыгын арттыру, тәртипле балалар үстерү, гаилә йолаларын лаеклы дәвам итү, аларны киләчәк буынга тапшыруны төп максат итеп алган бу конкурс Идел буе зонасында бик күркәм гаиләләр барлыгын исбатлады.


Фестивальдә Татарстан данын Аксубайдан Максимовлар, Балтачтан Зыятдиновлар яклап чыгыш ясады. Ни өчен нәкъ менә алар дигәндә җавап гади: авыл җирлегендә алар һәряктан үрнәк, төрле конкурсларда җиңүче, тигез һәм тату гаиләдә күп бала үстерәләр, әти-әни белән төп нигездә матур итеп гомер итәләр, хезмәт урыннарында исә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләр. Зыятдиновлар районыбызда күркәм, данлыклы нәселләрнең берсе. Бакый абый, Мәдинә апа турында белмәгән бер генә райондашыбыз да юктыр. Нәсел дәвамчылары булган уллары Булат, киленнәре Фирая, берсеннән-берсе матур оныклары Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем, Фатыйх та инде зур популярлык казанып килә.

Район, республикада гына түгел, хәзер аларны Рәсәйдә дә беләләр. Зыятдиновларның чыгышы башкаларныкына караганда үзенчәлекле булуы белән жюриның да, тамашачыларның да игътибарын үзенә җәлеп итте. Төрле характердагы күргәзмәләр, Фирая һәм Булатның нәсел агачы, гаилә альбомы, слайд-презентация, тулы бер композицияне хәтерләтүче чыгышлар тамашачыларга Зыятдиновлар гаиләсенең тормыш-көнкүрешен, гаилә йолаларын күзалларга җирлек булды.

Пензадан кайтуның икенче көнендә аларны «Яңа гасыр» каналы үзенә кунакка дәште. Зур горурлык хисе белән күзәттем мин аларны. Үрнәк алырлык бик матур гаилә булуларына сокландым. Әти-әнине хөрмәт итеп, балаларны инсафлы, тәрбияле итеп үстереп, җәмәгать эшләрендә актив булган бу гаилә белән ничек горурланмыйсың, ди?!

Рәсемдә: Идел буенда зур танылу алган Зыятдиновлар гаиләсе.

Гаиләбез бергә җыелгач.


Фирая Зыятдинова җитәкчелегендәге «Ясмин» ансамбле солисты САҖИДӘ КАМАЛЕТДИНОВА:

«Бүгенге көндә Зыятдиновлар кебек матур, күркәм тормыш итүчеләр, ә иң мөһиме бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, олыны-олы, кечене-кече итеп яшәүче гаиләләр бик аз. Ә алар Карадуганның гына түгел, район, республика горурлыгы. Һәм алар моны Пензада үткән конкурста тагын бер кат дәлилләделәр. Якты дөнья бүләк иткән әти-әни кадерен, газиз бала тәмен, алтыннарга алмашмаслык гаилә ныклыгын һәрнәрсәдән өстен күрүче авылдашларыма киләчәктә дә иң күркәм гаилә булып яшәргә язсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250