Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ике хәреф» белән чикләнми

10нчы ноябрьне елның елында Рәсәй милициясе көне буларак билгеләп үтә идек. Ә хәзер, милиция урынына полиция оешкач, бу бәйрәм калырмы соң? Әлбәттә, кала. Моннан соң әлеге дата Эчке эшләр министрлыгы оешкан көн буларак бәйрәм ителәчәк. Бу һәм башка яңалыклар хакында Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге җитәкчесе, полковник...

- Равил Әсхәтдинович, полиция булганнан соң бүлектә нинди үзгәрешләр булды? Иң беренче шул хакта аңлатып узсагызмы.

- Безнең бүлек хәзер элеккечә ТР Эчке эшләр министрлыгыныкы түгел, ә Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының бер кечкенә кисәкчеге. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә: полиция, кадрлар, тикшерү бүлекчәләре һәм тыл службасы бар. Һәрбер бүлекчәнең үз җитәкчесе билгеләнде. Мәсәлән: полициянеке - Илдар Усманов, кадрларныкы -Фәрит Гапимуллин, тикшерүнеке -Рөстәм Газыймов, тыл хезмәтенеке - Илгать Вәлиев.

Полиция бүлекчәсе үзе берничәгә бүленә:

- криминаль полиция, монда җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе һәм икътисадый җинаятьләрне эзләү бүлекчәлә­ре керә;

- участок вәкилләре;

- ЮХИДИ;

- кулга алынган кешеләрне тоту һәм озатып йөрү бүлекчәсе;

- кизү тору бүлекчәсе һәм полициянең шоферлары.

Бик тиздән төрле бүлекчә хезмәткәрләренең киемнәре дә үзгәрәчәк.

- Милиция полициягә әйләнү нәтиҗәсендә хезмәткәрләрне кыскарту булды дип тә ишеттек. Бу шулаймы?

- Әйе, дөрестән дә күп кенә кыскартулар булды һәм алар барысы да мәҗбүри рәвештә иде. Мәсәлән, 2010нчы елның 1нче гыйнварына бездә аттестацияләнгән 85 хезмәткәр эшләсә, агымдагы елның 1нче августында алар нибары 61 гә калды. Иң күп кыскартылу участок вәкилләре арасында булды, апардан 8 кеше кыскартылуга эләкте, ЮХИДИдә 4 хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр булды. Калган службалардан 1 яки 2 кеше кыскартылды. Китүчеләр арасында лаеклы ял яшенә җитүчеләр дә бар иде, 7 хезмәткәребез күчерү белән Казанга эшкә урнашты. Китәргә мәҗбүр булучыларның бөтенесе диярлек инде башка урында эшли, без әле дә апарга булды­ра алганча ярдәм итәбез.

- Равил Әсхәтдинович, сезнең сүзләрдән күренгәнчә, халык белән иң тыгыз элемтәдә эшләүчеләр кыскар­тылуга дучар булган икән. Ал арның эшен хәзер кемнәр башкара соң?

- Участок вәкилләренең эше калганнары арасында бүленде. ЮХИДИ хезмәткәрләренә исә, полициядә эшләү­челәр ярдәмгә килде. Дөрес, хезмәткәрләр җитмәү үзен бик нык сиздерә, шулай да ачыкланмыйча калган җинаятьләр юк. Кадрлар кимү бермә-бер эш артуга китерде. Шуның нәтиҗәсендә эш көне безнең хезмәткәрләр өчен төрле сәгатьтә тәмамлана. Ә бит алар да гади кеше һәм аларның да гаиләсе, йорты бар. Моны һәрбер райондашыбыз аңласын, полиция хезмәткәрләренә хөрмәт белән карасын, элеккечә җәмәгатьчелек тә район эчке эшләр бүлегенә ярдәмгә килсен иде.

- Узган ел белән чагыштырганда җинаятьләр саны арттымы, кимедеме?

- 201 Ончы елның 10 ае белән быелның шул чорын чагыштырып караганда, җинаятьләр саны якынча 35 процен­тка кимеде. Ягъни, узган ел -183, ә 2011нче елда 120 җинаять кылынган. Шулар арасыннан бигрәк тә авыр һәм профилактикага кагылышлы җинаятьләр, икътисадый җинаятьләр, урлау фактлары кимеде. Ә менә исерекләр һәм группа белән эшләнгән җинаятьләр арту ягында.

ЮХИДИ өлкәсендә хәлләр үзгәрәк. 10 ай эчендә барлыгы 40 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 59 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 3 кешенең гомере өзелде. Ә узган ел 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 35 кеше җәрәхәтләр алган, 4 кеше вафат булган иде. Аварияләрнең күпчелеге трассада була һәм аларның күбесен бер сәбәп берләштерә-тизлекне арттыру!

Районыбызга дүрт ай элек ике видеофиксация камерасы кайткан иде, шул вакыт эчендә алар 1 ЮООнән артык хокук бозучыны ачыклады. Көн саен юлларда нинди генә аянычлы хәл булуга карамастан, шоферларның әле дә тизлекне киметергә ашыкмаулары алда әйтеп узган саннан күренә һәм бу бик кызганыч хәл.

- Равил Әсхәтдинович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлау сүзләре дә җиткерсәгез иде?

Мин ихлас күңелдән уртак бәйрәмебез белән барлык ветераннарны һәм хезмәткәрләрне котлыйм. Апарга эшләрендә иминлек, саупык-сәламәтлек, тынычлык телим. Һәрчак җылы, якты өйләрегезгә, яраткан гаиләгез янына әйләнеп кайтырга язсын.

- Равил Әсхәтдинович, сезне һәм эчке эшләр бүлегендә эшләүче һәркемне бездә чын күңелдән котлыйбыз. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш - ЗӘЛИЯ ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев