Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике көндә ике янгын

Бүген (23нче гыйнвар) иртәнге җиде сәгать 58 минутта Зур Лызи I өлештә яшәүче Агеевлар хуҗалыгында янгын чыгып, каралты-курага шактый гына зыян килде.

Янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы нәтиҗәсендә ялкын өйгә күчмәде. Бүлек хезмәткәрләре белдерүенчә, төп версия - электр чыбыкларының төзек булмавы.

22нче гыйнвар көнне Кариле авылында Габделганиева йортында кыска ялганыш нәтиҗәсендә янгын чыга. Хуҗабикәнең уяулыгы белән ялкын телләре колач җәйми кала.

Хөрмәтле райондашлар, бигрәк тә кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез, сак булуыгыз сорала. Карак берне, "кызыл әтәч" бар мөлкәтне юк итә, шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250