Җинаятьнең йөзе үзгәрә
Социаль челтәрләрдәге кырыкалдарлар белән бәйле җинаятьләр артканнан-арта...
Бүген иң авыр һәм зур җаваплылык сорый торган һөнәр ияләре — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Алар хезмәте катлаулы да, авыр да, җаваплы да. Бәйрәмнәр, районкүләм чаралар булдымы, полиция хезмәткәрләре тәртип сагында, чөнки бурычлары — район халкының иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә булып, биредәге бүлек хезмәтләре белән таныштык. Халыкча, полиция дип кенә йөртсәк тә, ул үз эченә әллә ничә төр службаны ала — тикшерү төркеме, җинаятьчеләрне эзләү, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш, тикшерү, балигъ булмаганнар белән эшләү, ЮХИДИ, участок вәкилләре, дежур бүлек, вакытлыча тоту изоляторы һәм башкалар. Бүгенге көндә халык сагында эшләүче хезмәттәшләре белән район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Газизуллин таныштырып узды.
— Безнең тикшерү төркемендә (следственная группа) өч кеше хезмәт куя. Җитәкчеләре Рөстәм Газыймовның эш стажы 28 елны тәшкил итә. Иң тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе ул. Аның белән бергә Ирек Галимуллин һәм Екатерина Петрова эшли. Ирек Фәридович өлкән тикшерүче, ул инде бу хезмәттә ун елдан артык, Екатерина Леонидовна әле соңгы елларда гына эшли башлады һәм ул бүгенге көндә бик актуаль булган социаль кырыкалдарлар белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга зур өлешен кертә, — дип таныштырып узды Фәнис Фәритович.
Шушы бүлектә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган Рөстәм Газыймов быелгы кайбер җинаять эшләре турында сөйләп узды: «Бер райондашыбыз акча эшләү юлы белән якыннарын, дусларын „төп башына“ утырткан. Аның схемасы мондый була, ул банкта эшлим дип кул сузымындагы барлык таныш-белешләреннән төрле суммада акча җыя. Бүген сез миңа фәлән сумманы бирәсез дә, бер айдан икеләтә арттырып ала аласыз дип. Бу эш буенча инде суд булды, зыян китерүчегә тиешле җәза каралды. Корал белән бәйле җинаять эше дә булды быел. С. авылында яшәүче бер райондашыбыз мылтык һәм дары (порох) сатып эләкте.
Тагын бер үзенчәлекле җинаятьне атап үтәсе килә. Даруханәдә эшләүче бер ханым кешедән даруларга заказ алып, акчасын да алдан түләп куюны шарт итеп куя. Һәм шуның белән ул кесәсен калынайтырга тели, тик, район эчке эшләр бүлегенә кергән гаризалардан соң, әлеге ханымның җайлы „бизнесы“ ябылды.
Узган елгы белән чагыштырып караганда социаль челтәрләр аша алдау юлы белән акча урлау җинаятьләре дә быел хәйран артты. Бу урында бер киңәш бирәсе килә, кырыкалдарлар белән сөйләшүегезне аңлап аласыз икән, татарча сөйләшә башлагыз. Алар әзрәктән элемтәне өзәчәк. Кырыкалдарлар телефоннан сөйләшкән вакытта кешенең җавапларын яздырып та, алга таба аны үзенә файда китерерлек итеп куллана да ала.
Шул ук вакытта банк карталарын югалткан очракта аны вакытында банкка барып, блокировать иттерергә кирәк. Әгәр инде сез банк картагызны югалтып, сезгә кайсыдыр кибеттән әйбер алынды дигән смс килә икән, район эчке эшләр бүлегенә барып гариза языгыз, чөнки чит кеше картасы белән кибеттән товар сатып алу да җинаять эше ачарга җирлек булып тора».
Әгәр дә сез район эчке эшләр бүлеге район эчендә генә җинаять ача дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Райондашлар белән бәйле эшләр булганда алар Чиләбегә дә, Саратовка да, Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да, Екатеринбургка да һәм башкаларга да баралар, эзлиләр, табалар, дөрес, бу эшләр өчәр-дүртәр елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Ләкин нәтиҗәсез калмыйлар.
— Дежур бүлеге район эчке эшләр бүлегенә кергән һәркемне каршы ала торган җир булып тора, — дип сүзен дәвам итте Фәнис Фәритович. Шулай ук ул тәүлек буе килгән хәбәрләрне теркәп, тиешле бүлекләргә җиткереп торучы да. Хәзер бирегә хәбәрләр ГЛОНАСС системасы аша да керә, тән җәрәхәте белән ашыгыч ярдәм бүлегенә килүчеләрне дә хәбәр итәләр, шулай ук гади гражданнардан да, башка бүлек хезмәткәрләреннән дә кергән һәрбер хәбәрләр вакытында исәпкә алынып, тиешенчә эшләнә.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, әлеге бүлеккә кергән һәрбер хәбәр язылып барыла һәм бүлектә җитәкчелек составыннан дежур торучылар тәүлеклек шушы язмаларны тикшереп, һәрбер хәбәрнең тиешенчә эшләнүен тикшереп чыгалар. Бу бүлектә барлыгы дүрт дежурный һәм өч ярдәмче эшлиләр. Алар арасында иң тәҗрибәлеләре Рөстәм Мәгъсүмҗанов, Руслан Алексеев, Равил Вәлиев, ә яшь хезмәткәр Вилдан Гыйльмуллин алардан эш серләренә өйрәнә. Шул ук дежур бүлеге составына шоферлар да керә безнең. Күптәннән хезмәт куючыларыбыз Илшат Сафиуллин, Рәлиф Гарипов белән бергә яшь хезмәткәребез Илназ Шәйхетдинов та тәҗрибә туплап килә.
Җинаятьчеләрне эзләү (уголовный розыск) линиясен курировать итүче — полиция җитәкчесенең оператив эшләр буенча урынбасары Ленард Сәгъдиев, ә бу бүлек белән Заһир Шәйхетдинов җитәкчелек итә. Әлеге бүлекнең бер хезмәткәре — Шамил Гыйләҗев бүгенге көндә Дагыстанда алты айлык командировкада. Икенче бер хезмәткәрләре Айнур Закиров Херсон өлкәсендә командировкада булып кайтты.
Районыбызда наркотиклар, урлау буенча эшли торган бүтән бүлекләр юк, шуңа да алар бөтен төр җинаятьләрне ачу белән дә шөгыльләнәләр. Эшләренең нәтиҗәләре дә яхшы. 9 ай нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында республикада икенче урынны биләп торалар. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә өлкән оператив вәкаләтле Салават Зарипов хезмәт куя.
Шулай ук әле безнең тикшерү (дознание) бүлеге бар. Анда да тикшерүчеләр эшли, ләкин алар җиңелрәк, ягъни иректән мәхрүм итү өч елдан артмаган җинаятьләрне тикшерә торган служба булып торалар. Анда безнең Гөлназ Фатыйхова белән Илүзә Мәһдиева эшли. Үз эшләрен белеп башкаралар, шулай ук эш нәтиҗәләре буенча республикада югары урыннарда торалар.
Район эчке эшләр бүлегендә 1993 елдан бирле хезмәт куючы иң тәҗрибәле хезмәткәребез — эксперт-криминалист Эмиль Вәлишин. Аны ярдәм кирәк булганда хәтта күрше районнарга да чакырып торалар, чөнки хезмәтен белеп, җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара. Моннан тыш ул Төньяк Кавказда командировкада булып кайтты. «Батырлык өчен» медале белән дә бүләкләнде. Шушы хезмәтләренә зур бәя буларак, Эмиль Вәлишинның фотосы 2020 елдан ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау тактасында тора.
Вакытлыча тоту изоляторы службасы бүгенге көндә үзебезнең генә районга түгел, күрше-тирә районнарга да хезмәт күрсәтә. 9 ай эчендә биредә Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Питрәч районнарыннан 80нән артык кеше булган. Монда эшләүчеләрнең төп максаты - күңелсез хәл китереп чыгармау. Шуңа да служба хезмәткәрләре изоляторга кеше керткәндә аларның киемнәрен әйбәтләп тикшерәләр, чөнки хокук бозып ИВСка эләгүчеләр телефон һәм башка ярамый торган предметлар алып керергә тиеш түгелләр.
Биредә җитәкче булып Айнур Хәбибуллин тора. Ул постовой булып эшләп, шушы дәрәҗәгә күтәрелгән кеше, шуңа да биредәге бөтен эшнең тәртибен белеп, изоляторның торышына кадәр дә саклый. Аның белән биредә постовой булып Фирзәр Фазуллин эшли, ул әле безнең кинолог та булып тора. Фирзәрнең үзенә беркетелгән эте бар, ул шартлаткыч матдәләрне дә җайлы таба, шуңа да районда үткәрелгән чаралар вакытында без эт белән тикшерүләр үткәреп торабыз. Фирзәрне эте белән күрше районнарга да ярдәм кирәк булганда чакырып торалар. Бу инде хуҗасының аның белән тиешенчә эшләвен дә күрсәтә.
Кадрлар службасын Фәйрүзә Минһаҗева җитәкли. Аның белән бергә үз эшенең остасы булган Ләйсән Салахова, Эльмира Мифтахова һәм ветераннар советы рәисе Фәрид Галимуллин эшлиләр. Биредә алар кадрлар белән бәйле эшләрне генә башкармыйлар, төрле чараларны оештыру да алар өстендә, мәсәлән, спорт ярышларына әзерләнү, ветераннар белән эшләү, җәмәгатьчелек советы, кадрларның һөнәри һәм физик яктан әзерлекле булулары, коллективның тәрбиясе дә алар кулында.
Штабны анализ, карарлар чыгару службасы дип әйтергә кирәк. Алар бүлек эшчәнлеген туплап, Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәгенә хәбәр итеп торучылар да. Шуның буенча нәтиҗәләр күренә, шуңа да аларның эшләре бик зур төгәллек сорый торган хезмәтләрнең берсе булып тора. Әлеге служба белән Рәйхан Мифтахов җитәкчелек итә. Бик тәҗрибәле хезмәткәр, Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан да зур хөрмәткә ия ул.
Бухгалтерия бүлегендә быел үзгәрешләр булды. Моңарчы озак еллар эшләгән Резеда Ибраһимова лаеклы ялга китте. Ул үз эшен белеп башкара торган, бик тәҗрибәле бухгалтер иде. Бүгенге көндә бирегә яңа хезмәткәр билгеләү эшләре башкарыла.
Эш алып бару һәм режим төркемендә (группа делопроизводства и режима) Марат Газизов эшли. Ул шулай ук Төньяк Кавказда командировкада булып кайткан егетебез. Серле документлар, килгән корреспонденция һәм башка шундый эшләрне төгәллек белән башкарып бара торган хезмәткәребез ул.
Тыл службасында Ильмир Хәбибуллин җитәкчелек итә. Анда безнең дәүләт хезмәткәре дә бар — ул Габдулла Ганиев. Әлеге хезмәткәрләр бина, машиналарның төзеклеге өчен җавап бирүчеләр. Хезмәткәрләрне форма белән дә алар тәэмин итеп тора. Килеп чыккан проблемаларны вакытында хәл итеп, алар өзлексез эшне тәэмин итәләр.
Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә озак еллар Ләйсән Шакирова һәм Ләйсән Нәҗипова тырышып хезмәт куйды. Һәрбер авыр гаилә, ялгыш юлдан кереп китүче яшүсмерләр белән нәтиҗәле эш алып барды алар. Быел инде ике Ләйсәнебез дә бүлектән киттеләр. Ләйсән Маратовна стаж буенча лаеклы ялга чыкса, Ләйсән Газинуровна миграция хезмәтенә эшкә күчте. Шул сәбәпле бу бүлекчәнең эше әзрәк аксап та алды, тик бүгенге көндә инде анда яңа инспектор ба, ул — Язгөл Гобәйдуллина.
Фәнис Фәритович белән сөйләшкән вакытта үтерү, көчләү кебек авыр җинаятьләр быел районыбызда теркәлмәде, дип ассызыклап узды. Дөрес, бу барлык бүлек хезмәткәрләренең дә бер юнәлештә максатчан эшләү нәтиҗәсе, тик шул ук вакытта халык белән турыдан-туры эшләп, аңлату эшләре алып баручы участок вәкилләренең дә эшләрен ассызыклап китми мөмкин түгел. Алар икенче атнага үзләренең 100 еллык тарихи юбилейларын билгеләп уза. Шул хөрмәттән участок вәкилләре белән газетабызның киләсе саныннан таныша аласыз.
Шушы коллектив белән җитәкчелек итүче, озак еллар эчке эшләр бүлегендә эшләүче район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов барлык хезмәттәшләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен ирештерде: «Иң беренче ветераннарыбызны котлап үтәсе килә. Һәрберегезгә нык сәламәтлек, якыннарыгызның хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәвегезне телим. Хезмәттәшләремә исә авыр эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын. Безнең хезмәттә болардан башка булмый. Алга таба да җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча безнең алда торган бурычларны бердәм булып үтәрбез дип ышанам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев