Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөрәкләрдә мәңге сыкрар төзәлмәслек Әфган ярасы (фото)

Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела.

Әфганстан сугышы тарих битләрендә нинди сыйфатта тасвирланса да, ил халкы күңеленә үзәк өзгеч вакыйга булып кереп калыр. 9 ел, 1 ай һәм 21 көн дәвам иткән әлеге сугышны анда катнашучылар, аларның гаиләләре, якыннары һичкайчан онытмас. Анда гомерләре өзелгән егетләрнең туган якларына цинк табутларда кайтуларын әти-әниләре ничекләр кичерде икән?! Әфган сугышы бик күпләрне әле дә йокысыннан саташтырып уята, күпләрнең йөрәгендә мәңгелек яра булып саклана. 

Моннан 35 ел элек, 1989 елның 15 февраль көнендә соңгы совет солдаты Әфган иле чиген атлап чыга. Шушы кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан якташларыбыз, Әфган сугышы ветераннары сугышта ятып калган яки төрле тән һәм рухи җәрәхәтләрдән вакытыннан алда вафат булган хәрби дусларын зур хөрмәт белән искә алып, ел да «Ватан сакчылары» паркына җыелып, чәчәкләр салалар. 

— Әлеге сугышта безнең районның 185 егетенә дә бу мәхшәрнең ачысын-төчесен татырга туры килгән. Алар арасыннан Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен 51 егетебез дәүләт тарафыннан орден һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Тәлгать Гыйлванов, Рөстәм Гарифуллин, Рәис Вәлиев, Илгиз Зәйнуллин, Хәлил Хаҗиев, Разил Шәйхетдинов, Рәфыйк Шакирҗанов «Кызыл йолдыз» орденына лаек булдылар. Шулай ук «Батырлык өчен» («За отвагу») медале белән бүләкләнгән — 12, «Сугышчан казанышлары өчен» («За боевые заслуги») медале белән бүләкләнгән — 24, «За отличие в охране государственной границы СССР» медале белән бүләкләнгән 8 кеше бар. Әфган сугышында ике якташыбызның — Тәлгать Гыйлванов белән Рөстәм Гарифуллинның гомерләре өзелде, 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Инде туган якка кайтканнан соң арабыздан киткән әфганчыларның саны да 45кә җитте. Бүгенге көндә районыбызда 109 әфганчы яши. «Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», дигән борынгылар. Без Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш. 

Әфганчы-интернационалистларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Илләребез тыныч, күкләребез һәрчак аяз булсын. Һәрбарчабызга да мул тормышта, сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! — дип тели сугышчы-интернационалистларның ветераннар советы рәисе Дилүс Гатиятуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар көне