Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җирдән файдаланучылар игътибарына!

2013 елның июлендә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырылуга бәйле рәвештә Казан энергорайонын электр белән ышанычлы тәэмин итү максатыннан «Сетевая компания» ААҖ район территориясе буйлап узган югары вольтлы электр баганаларын тикшерүне планлаштыра.

Бу чараның безнең республика һәм Россия өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын исәпкә алып, сезнең җирдә урнашкан энергетика объектларын югары контрольгә алынуны аңлап кабул итүегезне сорыйбыз.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү барышында электр челтәрендә технологик кимчелекләр булдырмау максатыннан «Сетевая компания» ААҖ Универсиада барган вакытта ЛЭП 35-500кВ сак зоналарында төрле эшләр алып баруның тыелуы турында хәбәр итә. Болардан тыш, ЛЭП 35-500кВ урнашкан җир участокларында, керү юлларында чит кешеләр яисә оешмалар санкцияләнмәгән эшләр алып бармасын өчен сезнең яктан да контрольнең көчәйтелүен сорыйбыз. «Сетевая компания» ААҖ кулланучыларга ышаныч телефонының яңа номерын хәбәр итә - 8-800-2000-878. Татарстан Республикасы буенча шалтыратулар бушлай.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250