Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлау!

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбриклим!

Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Юлчыларның көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамас-тан, юлларның торышын кайгыртасыз. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле юл хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел күтәренкелеге, җиңел булмаган хезмәтегездә зур уңышлар телим. Алга таба да район халкын яңа сыйфатлы юллар белән шатландырыгыз.

Рамил Нотфуллин,

Балтач районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм юл тармагы