Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ихлас күңелдән тәбрикләү сүзе

Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләр, тормышка яшәү чаткысы бирүче гүзәл хатын-кызлар! Сезне, һәр яшәлгән елның иң матур, җылы хисләр белән сугарылган күркәм бәйрәме — Әниләр көне белән котлыйм!

Җир йөзендә яшәеш бала туу белән башлана, һәр яңа буын киләчәкне өметле, үткәннәрне кадерле, ә бүгенгене бәхетле итә. Сез — шул бәхетне тудыручылар, үстерүчеләр, гомерегез буена балаларыгыз өчен янып-көеп, тормыш сукмакларында якты маяк булып яшәргә сәләтле изге затлар. Сезнең иңнәргә бик олы йөк — гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә салынган.

Хөрмәтле әниләр, районыбыз үсешенә керткән күпкырлы эшчәнлегегез, икътисади, социаль өлкәләрнең барлык тармак-ларында алып барган фидакарь хезмәтегез өчен, Сезгә, олы рәхмәтемне белдерәм! Шушы күркәм бәйрәм көнендә туган төбәгебездә гомер кичергән Герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим балаларга әни булучы рәхим-шәфкатьле нәфис затларыбызга да хөрмәтем һәм рәхмәтем зур.

Кадерле әниләр! Йөрәктәге барлык җылы хисләр, изге теләкләр бүген Сезгә багышлана, гомерегез буе якынна-рыгызның ихлас яратуын тоеп яшәсәгез иде! Бәйрәм белән!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев