Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле әниләр!

Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.

Әниләр – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.

Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз – безнең Әниләребез. Алар алдындагы бурычыбыз – мәңгелек. Шуңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтергә тиешбез.

Күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт Сезгә, Әниләр. Бары тик Сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кечкенәдән үк ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга ана назы биргән мәрхәмәтле Әниләргә дә тирән ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәтемне җиткерәм.

Бәйрәм уңаеннан һәрбарчагызга иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Балаларыгызның игелеген күреп, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

 

Олы ихтирам белән Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне