Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камил Әхмәтханов: "Бәхетебезне сынап карыйк әле дип катнашкан идек, чебиле дә булып куйдык!" (+фото, видео)

“Хезмәт” газетасы Хәкимҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы белән берлектә 20 чеби уйнатты.

Май һәм июнь айларында “Хезмәт” (“Азьлане”) газетасына алты айга почта бүлекчәләре аша язылган райондашлар арасында 20 чеби уйнаттык.  Лотереяда барлыгы 38 кеше катнашты. Җиңүче булып Норма авылында яшәүче Камил Әхмәтханов танылды.

Камил Әхмәтханов районыбызның чын патриоты. Арбор авылында туган егет белем алып кайтканнан соң хезмәт юлын да районыбыз белән бәйли. Заманында Нормадагы һөнәр лицеенда укыткан Камил абый бүген инде лаеклы ялда. Тормыш иптәше Сылу белән парлап тормыш көтәләр.

- Ялда булсак та, һич кенә дә буш вакытыбыз юк, – ди ул. – Сылу бакча тутырып чәчәкләр үстерә, матурлыкны ярата. Чеби, каз, үрдәк асрыйбыз. Сезонга берничә мәртәбә чеби үстереп суябыз. Әле шушы көннәрдә беренче партия чебиләрне суеп, урнаштырып кына бетергән идек. Менә тагын байлык артты. Рәхмәт бәйгене оештыручыларга. Бәхетебезне сынап карыйк әле дип катнашкан идек, чебиле дә булып куйдык.

Камил абый белән Сылу апа беренче партия чебиләрен дә Хәкимҗановлардан алган булган. “Читкә чыгып эзлисе дә юк, үзебезнеке, Балтачныкы бик әйбәт”, ди алар.

Сезнең дә Әхмәтхановлар шикелле, “Хезмәт”ле дә, бүләкле дә буласыгыз килсә, газетабыз үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев