Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы туган телебезне Россия күләмендә таныта (+бик күп фото)

Сәләтле бала – ил байлыгы

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин. Аның кабынып китеп, зур ялкынга әйләнүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,- дигән. Әйе, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки һәрбер зур уңышның нәтиҗәсе булып үҗәтлек, тырышлык, таләпчәнлек тора.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы - Абдуллина Рәйсә Илдар кызы әнә шундый сыйфатларны туплаган сәләтле укучы. Ул - берничә ел татар теле, татар әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасы җиңүчесе, татар әдәбиятыннан Халыкара олимпиада призеры булып танылды. Моннан тыш Рәйсә шигырьләр, мәкаләләр, хикәяләр язарга ярата. “Алтын каләм”, Республикүләм “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә әлеге иҗат җимешләре белән катнашып, 1нче урын яулады. Бер дә тик тормас, тынгы белмәс, һәрчак эзләнүдә булган, шигырьләр, мәкаләләр язу инде төп шөгыленә әйләнгән әлеге укучыбызның  иҗат җимешләре “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын” журналларында һәрдаим басылып килә. Шул сәбәпле, әлеге газета-журналларның актив язучысына әверелде. 

14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда “Глаголица”  IX халыкара бәйсез әдәби премиянең  финалы узды. 2022 елда конкурста дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашкан. "Глаголица» - 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге язучылар өчен үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карау, танылган  сүз осталары белән танышу, тәҗрибә һәм белемнәр үзләштерү, туган телен, рус яки татар телен камилләштерү, фикердәшләр табу мөмкинлеге бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәби эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керә. Рәйсә әлеге мәртәбәле бәйгенең  “Поэзия” номинациясендә Гран –при иясе булып танылды. “Шатлыктан күзгә яшьләр килде. Әлеге конкурс миңа иҗади мөмкинлекләрне тагын да ачарга ярдәм итте”-ди Рәйсә.

Күптән түгел генә ул Россиякүләм “Большая перемена” конкурсының полуфинал этабын узып, Кырымда Артек лагерена юллама алды һәм әлеге конкурсның призеры булып танылды. Әлбәттә,  барлык конкурс, чараларда укучысын канатландырып, илһамландырып торучы, үзенең киңәшләре белән ярдәм итүче, олимпиадага әзерләүче,  үзенә терәк, таяныч булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызының да тырышлыгы зур. Кая гына барса да, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында зур уңышларга ирешкән Рәйсәгә һәм аның укытучысына алга таба да  зур уңышлар телибез. Афәрин, Рәйсә! Синен кебек телебезне яклаучы, саклаучы һәм иң мөһиме: яратучы  булганда Ана телебез беркайчан да югалмас дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәйсә Абдуллина