Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карлар ява

Кыш килгәнен бик зарыгып көттек. Ниһаять, килде ул. Салкыннары, карлары, сәер үзгәрешләре белән.

Кыш җитүгә район халкы өчен баш бәласенә әйләнгән юлларны чистарту мәсьәләсе алгы планга чыга. Җирлекләрдәге җитәкчеләрнең бу эшкә салкын каравы нәтиҗәсендә гади халык зыян күрә. Балтачлылар йокыдан торганчы ук ялт итеп ачылган урамнардан эшкә барса, Чепья халкы тездән кар ерырга мәҗбүр. 2нче төркем инвалид булган апаның оныгын балалар бакчасына илткәндә күргән михнәтләрен, кызганыч, язмада чагылдырып булмый. Ә бит билдән кар еручылар бер Чепьяда гына түгел. Зур чыгымнар сорамаучы, халык өчен бик тә әһәмиятле булган шушы гади генә эшне һәр җирлектә халык канәгать калырлык итеп оештырсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250