Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда Балтачыбызның Мөэминовлар династиясе хөрмәтләнде (фото, видео)

15 өлкәдән 15 династия катнашты. Мәгариф өлкәсеннән Балтач районыннан Мөэминовлар династиясе хөрмәтләнде.

25 апрель көнне Казанда Татарстан республикасы профсоюзлары федерациясе икенче тапкыр 1 Май — Яз һәм Хезмэт бәйрәме алдыннан Татарстан республикасы Дәүләт советы белән берлектә хезмәт династияләрен хөрмәтләу тантанасын үткәрделәр.

15 өлкәдән 15 династия катнашты. Мәгариф өлкәсеннән Балтач районыннан Мөэминовлар династиясе хөрмәтләнде.

Районда беренче укытучыларныӊ берсе Мәгьмурә апа Ленин ордены белән бүләкләнгән. Аныӊ иптәше Рамазанов Фәйзрахман Арча кантоны чорында инспектор булып эшләгән вакытта үз участогыннан Балтачта мәктәп төзелешенә 30 сутый җир бүлеп бирә. Аларныӊ кызлары югары белем алалар. Клара Фәйзрахмановна ронода озак еллар инспектор булып эшли. Мөэминова Бәдәр, аныӊ кызы Резида, оныклары Эльмира, Гөлшат, Алсу, Динә, оныкчыгы Илүзә бүген районыбыз мәктәп — балалар бакчаларында хезмәт куялар.

Бу династиядән 31 кеше мөгаллим һөнәрен сайлаган. 12 кеше бүген район мәгариф оешмаларында эшли. Барлык педагогик стажлары 702 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөэминовлар 702 ел.