Районда "Исерек шофер" дигән профилактик чаралар дәвам итә.
Гыйнвар ахырында булган рейдлардан соң район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин менә нәрсәләр, ди: Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә тулы составта көчле режимда эшлибез. Рейдларның кайчан, кайда үткәрелүен алдан хәбәр итмибез. Правадан баш кагу һәм зур суммадагы штрафлар шоферларны куркытыр дип ышанабыз.
Узган ел гыйнвар аенда 8 шофер салмыш хәлдә тоткарласа, быел исә андыйларның саны ике. 2013нче елның 1 нче сентябреннән исерек килеш руль артына утыручыларга 30 мең сум штраф һәм 1,5 - 2 елга праваларын алу каралган иде. Җәзаларның катгыйлануы үзен сиздерә, димәк.
Фото: http://www.wazzup.su/other/interesnoe/37380-za-ezdu-v-pyanom-vide-hotyat-sazhat-pozhiznenno.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев