Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемнең көшеле биек?

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - 23нче июльгә ындыр табакларына кайтарылган икмәк (тонналарда).

Яңа тормыш 700
Татарстан 464
Бөрбаш 454
Сорнай 414
Кызыл юл 328
Дуслык 315
Маяк 291
Смәел 263
Кама 239
Игенче 201
Активист 195
Якты юл 179
Труд 151
Борнак 151
Алга 117
Арбор 87
Тимирязев исем. 41
Тукай исем. 14
Сосна 0
Уңыш 0
Район буенча 4617


Районыбыз игенчеләре «кыяр-кыймас» кына бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп суктыруга керештеләр. Уракта «Яңа тормыш»лылар үрнәк күрсәтәләр. Биредә ындыр табакларына 700 тонна икмәк кайтарылды. Әгәр дә районның барлык хуҗалыклары алар кебек эшләсәләр, инде 14 мең тонна икмәк булыр иде. Кызганычка каршы. күп хуҗалыкларда чын урак өсте сизелми. Әле барлык комбайннарның да басуга чыгып җиткәне юк. «Сосна» хуҗалыгында меңләгән гектарда иген үстереп тә, бер гектар икмәге өлгергән басу таба алмыйлар. Иген уңышы чамалы булган быелгы елда беренче көннәрдән эленке-салынкылыкның бик кыйммәткә төшүе бар. Урак кыю һәм тәвәккәл кешеләрне ярата. Бу хакта онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250