Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хезмәт”ебез һәрбер йортка килсен!!!!

Язылу бәясен дә үзгәрешсез калдыра алдык – алты айга 648 сум

Бүген тормышыбызда яңалыклар да, мәгълүмат чаралары да  күп һәм алар шулкадәр оператив эшли –  кирәклесе дә, кирәкмәгәне дә  минутлап һәр кешегә ирешә бара. Менә шушы чорда яхшыны яманнан аерып ала белергә өйрәтүдә, тирә-юнебездәге кешеләрдә иман ныклыгы, бер-беребезгә ышаныч-хөрмәт тәрбияләүдә яңача нәшер ителүче “Хезмәт” газетасы һәрберегезгә ярдәмгә килергә әзер. Район газетасы икән, димәк, “һәр сыердан савылган сөт турында язма гына”  дигән иске карашны җимереп, райондашларыбызны кызыксындырган төрле темалар, үрнәк кешеләр турында язарга тырышабыз. Яңа сәхифәләрдә һәр өлкәгә иҗади якын килеп, укучыларыбызның бер генә соравын, мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Бер генә теләгебез бар: “Хезмәт”ебез һәрбер йортка килсен иде! Язылу бәясен дә үзгәрешсез калдыра алдык – алты айга 648 сум. Бер, ике..., дүрт айга да язылырга мөмкин. Укып карагыз әле, фикерләребезнең, юнәлешебезнең уртак булуын  аңларсыз, якын дустыбызга әйләнерсез...

Ихтирам белән, “Хезмәт”леләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакытлы матбугатка язылу бара