Киләсе ел Татарстанда нинди ел булачак?
Бу хакта Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», — дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда төп рольне Татарстанның Фәннәр академиясе башкарганын билгеләп узды. «Хөкүмәттә академиянең бу өлкәдә вәкаләтләрен ныгыту, академиянең ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш», — диде республика җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев