Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәкне сайладык

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Балтач районы сайлаучыларының 95,61 проценты (24748 сайлаучы) катнашты.

Бер мандатлы №47 Кукмара сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатларга Балтач территориаль сайлау округында тавыш бирү түбәндәгечә булды:
Вагыйз Васил улы Минһаҗев - 82,65%
Илдус Галимулла улы Гарифуллин - 6,06%
Азат Харис улы Гарифуллин - 6,01%
Марина Сергеевна Хадиева - 4,17%
Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенең 2нче номерлы беркетмәсендә Татарстан региональ бүлеге партияләренә бирелгән тавышлар саны районда түбәндәгечә билгеләнде:
«Бердәм Россия» - 92,17%
КПРФ - 4,64%
ЛДПР - 0,86%
Гадел Россия - 0,81%
Россия коммунистлары коммунистлар партиясе - 0,38%
«Родная партия» - 0,30%
«Родина» партиясе - 0,24%
№47нче Кукмара сайлау округыннан Татарстан Дәүләт Советына депутат булып Вагыйз Васил улы Минһаҗев сайланды, ул сайлауда катнашучыларның 72,94 процент тавышын җыйды.
Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда республика буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге - 84,24, «КПРФ» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге 5,55 процент тавыш җыеп, Татарстан парламентына үз вәкилләрен юллаячаклар. Бер мандатлы округтан бердәнбер башка партия - «ЛДПР» вәкиле Руслан Йосыпов Дәүләт Советы составына сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250