Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәшмәдә

16нчы февраль көнне район Советының утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, район башкарма комитетының бүлек мөдирләре катнашында киңәшмә булып узды.

Киңәшмә барышында быелга планлаштырылган эшчәнлекләр хакында сөйләшенде, үзара хезмәттәшлекнең сыйфаты турында фикерләр алышынды. Авыл җирлекләрендә электр энергиясенең ни дәрәҗәдә кулланылышына анализ ясалды, социаль өлкәгә, чисталыкка, төзелешкә кагылышлы һәм башка җитди мәсьәләләр буенча, шулай ук алдагы сайлауларга хәзерлек уңаеннан чыгышлар тыңланды. «Ачык калган сораулар бер атна эчендә хәл ителергә тиеш», диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Киңәшмә азагында сайлауларга санаулы гына көннәр калуын янәдән искәртеп, һәрбер участокта да сайлаулар барышында бәйрәм рухын булдыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250