Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көн үзәгендә бала язмышы

Бер мизгелгә генә «Әнием, син кайда?!» дип өзгәләнеп-өзгәләнеп елаган сабый баланы күз алдыгызга китерегез әле. Сорау туа: «Ә әнисе кайда?! - ул баласын калдырып кичке «биләм»гә чыгып киткән... Кызганыч, бик тә моңсу күренеш килеп баса. Әйе, сүземне менә шушындый уйланулардан, йөрәк өзгеч ялгызлык халәтен сурәтләгән вакыйгадан башлавымның зур сәбәбе бар...

31нче май көнне комиссия әгъзалары тарафыннан каралган барлык беркетмәләр дә ата-ана һәм бала арасындагы конфликтларга нигезләнеп төзелгән иде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан төзелгән беркетмәләрдә сүз, нигездә, киләчәк яшь буынның ваемсыз тормыш алып баруы хакында әйтелә. Мәсәлән, Норма авыл җирлегеннән 20 яшьлек гражданка А.М. 2 яшьлек улын әти-әнисе җилкәсенә калдырып, үзе рәхәт тормыш эзләп, шәһәргә чыгып китә. Баласының телефон аша «Әни, син кайда? Кайтасыңмы?!» дип өзгәләнеп чакыруы да яшь ананы газизенең күз яшьләренә битараф калып, хата ясаудан туктата алмый. Шулай ук бистәдә яшәүче, спиртлы эчемлекләр кулланып, тормышын кәеф-сафа корып үткәрүче, беркайда да эшләмәүче И. ханым да белем алырга теләмичә «шабаш»ка чыгып киткән улы турында хәбәрдар булмавы ачыкланды. Балигъ булмаган баласына бер үк вакытта әти дә, әни дә буласы урында әни кеше (алай дияргә яраса...) баласына тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирмәүдә гаепләнә (5.35 маддәсе буенча). Ләкин, кызганыч, И. ханым комиссия утырышларына килүне дә кирәк санамый. Субаш авыл җирлегеннән Р. ханымның да «гаебе» - спиртлы эчемлекләр куллану аркасында, балигъ булмаган ике баласына тиешле тәрбия һәм иң кадерлесе - «ана назы» дигән бәһасез мәхәббәтне бирә алмауда. Әниләренең шешә белән «дус» булуларыннан оялып, балалар мәктәптә дәресләр дә кал-дыргалаганнар. Димәк, эш әкренләп Р. ханымны аналык хокукыннан мәхрүм итүгә таба «юл» алган. Комиссия әгъзалары аңа дәвалануга барырга дигән тәкъдим белән чыкса да, «Юк, бармыйм!» дип торган ана турында башкача фикер йөртеп булмый. Ә менә Дорга авылыннан Ш.Н. әфәнде комиссиядә учетта торучы мәктәп яшендәге кызының инде 4нче көн өйгә кайтмавын белдереп мөрәҗәгать итте. «Беркайдан да эзләп табып булмый, исәнме икән инде ул?..» дип йөрәк өзгеч хәсрәтен ирештерде әти кеше. Ә иң кызгандырганы һәм күңелне кузгатканы 5нче сыйныфта белем алучы кызның керсез күз яшьләрен «кабул итү» булгандыр. Әбисе-бабасы тәрбиясендә генә үсүче кыз «Әтине, әнине сагындым» дип, комиссия әгъзаларына башка республикада яшәүче әти-әнисен кайтартырга теләгән мөрәҗәгатен белдерде. Комиссия үз чиратында әлеге илчелеккә «күке» әти-әнинең кайтуларын соратып хат язарга ышандырды. Шулай шул, никадәр генә тырышса да, әби белән бабасы да, мәктәптә укытучысы да күңел көткән ата-ана назын биреп бетерә алмый...
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе балага 18 яше тулганчы аны кайгырта, киләчәк тормышы өчен борчыла, ә балигъ булгач ул ирекле, шул ук вакытта үзенең кылган гамәлләренә җавап тотучы гражданинга әверелә. Бу вакытта ул кайгыртучысын, яклаучысын һәм иң мөһиме һәрчак туры юлга өндәп торучы киңәшчесен дә «югалта». Менә бу «югалту» баланың зур тормышка аяк басуы белән аңлатыла. Үзен шәхес итеп тою һәм танытырга теләү теләге көчле булганга бала иреккә, мөстәкыйльлеккә омтыла, ә өлкәннәр киңәше артта кала. Еллар үтеп, КДНда учетта торучы балалар арасыннан да әти-әниләренең ялгыш адымнарыннан китүчеләр булмас, дип гарантия биреп булмый. Ата-ана өчен бала мәнфәгате, аңа дөрес тәрбия һәм белем бирү беренче урында торырга тиеш.
КДН комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250