Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Конференциядә

17нче ноябрьдә «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең ХХ отчет-сайлау конференциясе булды. Отчет докладын бүлекнең секретаре Наил Нургаяз улы Сабирҗанов ясады. Хәзер партиядә 1369 кеше әгъза булып тора. Районда 19 башлангыч оешма бар, шуның 2се район үзәгендә. Сайлаулар моңарчы 2 елга бер үткәрелсә, хәзер 5 елга бер генә булачак....

Отчет доклады буенча фикер алышуларда Балтач депутатлар фиркасы җитәкчесе Фәрит Абдрахманов, «Балтач» универсаль спорт залы идарәчесе Илһам Гайнетдинов иптәшләр катнашты. Һәр икесе дә чыгышларында «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең отчет чорындагы эшенә уңай бәя биреп, сайланачак яңа составка да үз наказларын җиткерделәр. Яшьләрне эш белән тәэмин итү, инновацион мәйданчыклар булдыру, Балтачта бассейн төзүне тизләтү, кайбер проектларны тормышка ашыру һәм башка проблемалар турында әйтелде. Җирле контроль-ревизия комиссиясе эшчәнлеге турында әлеге комиссия рәисе Фәнил Ибениев бәян итте.
Кыска вакытлы тәнәфестән соң, яшерен тавыш бирү юлы белән партия бүлегенең яңа составын сайлау булды. Ике кандидат арасыннан «Бердәм Рәсәй» партиясенең Балтач җирле бүлеге сәркатибе итеп Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды. Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлегеннән Р.М.Заһидуллин катнашты.
Ахырдан «Бердәм Рәсәй» партиясенең Татарстан региональ бүлегенең отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау булды. Аның эшендә партиянең бүлек сәркатибе Рамил Нотфуллин, партиянең Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рузилә Фазылҗанова, «Балтач» универсаль спорт залы идарәчесе Илһам Гайнетдинов һәм Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов иптәшләр катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250