Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Коррупциягә каршы уен»га бәлки хезмәт коллективларын да дәшәргә кирәктер. Килешәсезме? (фото, видео)

Коррупциягә «Юк» дип әйтик.

Бүген район советының утырышлар залында "Коррупциягә юк дип әйтик" дигән исем астында проектлар яклау булды.

Урта Көшкәттән Родион Исаев, Балтач гимназиясеннән Фидан Тәкыев белән  Камил Шәйхетдинов үзләре ясаган кул эшләре белән таныштырдылар. Жюрида утыручыларның сораулары, тәкъдимнәре җитәрлек иде.

"Коррупция дигән сүзне халыкка аңлашырлык итеп җиткерәсе килә", диләр яшьләр өлкәсендә эшләүчеләр һәм бу юнәлештә эшләргә җыеналар да. "Хыял" яшьләр үзәге  "Киләчәкне коррупциясез төзибез" дигән проектка алынган һәм аның матди яктан камиллеге буенча хисап тотты. Уеннар, рейдлар һәм башка чаралар аша халыкка ришвәтчелеккә каршы көрәшне ничек тә сеңдерү.

"Коррупциягә каршы уен"га бәлки хезмәт коллективларын да дәшәргә кирәктер. Аннан уеннарга корылган көрәш уен-муенга гына кайтып калмасын иде, җитди жюри кешеләрне җәлеп итү алымнарына һәр проект саен диярлек тукталды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев