Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котлы булсын Сабантуйлары!

Хөрмәтле райондашлар! Сабан туебызның кадерле кунаклары! Сезне ихластан күркәм бәйрәмебез - Сабан туе белән тәбрик итәм.

Сабан туе ул - милли гореф-гадәтләребезне саклауга, традицияләребезне барлауга, намуслы хезмәт кешесен данлауга, бәйгеләрдә көч сынашуга корылган, уен-көлке, җыр-моңга күмелгән шатлыклы, шул ук вакытта тормыш-көнкүрешебезнең муллыгын, бәрәкәтен бәян итүче, көчлелекне, җитезлекне күрсәтүче бәйрәм. Куанычыбызны уртаклашырга, бергәләшеп күңел ачарга чит төбәкләрдән кадәр туган-тумачалар, дус-кардәшләр кайта. Гасыр таләпләренә туры китереп, заманга яраклаштырып оештырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килер.

Без быелгы Сабан туен шат күңел, күтәренке кәеф белән каршы алабыз. Язгы чәчүне уңышлы гына тәмамлап чыга алдык. Кырларда җанга рәхәтлек өстәп игеннәребез күтәрелп килә, болыннарда яшел печән дә күпереп үсә. Шуңа да быелгы Сабан туен лаеклы рәвештә уздырырга хаклыбыз.

Бәйрәм уңаеннан, районның олысын-кечесен, яшен-картын, кайткан кунакларны ихлас күңелдән сәламлим, һәммәгезгә дә тазалык-тынычлык, бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар теләп калам. Сабантуйларны гөрләтеп, тыныч шартларда уздырырга язсын.Бәйрәм белән сезне!

Олы ихтирам белән Рамил Нотфуллин,
муниципаль район башлыгы.
Фото: http://geometria.ru/announcements/party/2013/5/18/222384

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250