Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котлыйбыз! Бүген - эшмәкәрләр көне

26 майда – тәвәккәл, инициативалы, район икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме – Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә.

Райондагы эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, үз җирлегебездә яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып тора. Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерүдә өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәсез – бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да сезнең иганәчелек ярдәме белән уза. Зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә язсын. Сезгә яңа уңышлар, эшегезнең чәчәк атуы, гаилә бәхете һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын!


Рамил Нотфуллин
Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев