Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрше Киров өлкәсендә “COBID-19”га каршы вакцинаны фәнни-гамәли өйрәнүләр бара (+фото)

14 май көнне Киров дәүләт медицина университетында БиВак вакцинасының профилактик яктан нәтиҗәлелеген өйрәнүне күзәтү программасы үтәлеше буенча Үзәк ачылды.

Вакцина куркыныч тудыручы төркемдәге кешеләргә ирекле рәвештә ясалачак. Күзәтү программасы 2 ай дәвамында үткәрелә. Аңарда 18 яшьтән башлап 65 яшькәчә кешеләр катнаша ала, арада табиблар да бар. Әлеге фәнни проектта райондашыбыз, табиб-ординатор, оториноларинголог Артур Наил улы Гарифуллин да катнаша, мәгълүмати документация буенча җаваплылык Артур Наилевич өстендә. 
Улымның әлеге фәнни проектта катнашуы белән мин чын күңелдән горурланам,- ди Артурның әнисе, Балтач бистәсендә яшәүче Эльвира ханым. -Алла бирса, бу афәтне җиңәрбез! 

«Табиб буларак мин әлеге вакцинаның ни икәнлеген беләм, аның һичнинди тискәре йогынтысы булырга тиеш түгел. Вакцина ясатып, үземне дә саклармын, һәм җәмгыятькә нинди дә булса файда да китерә алырмын дип уйлыйм”, -ди биредәге табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев