Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызу эш өсте

Урамда эсселек хакимлек итүгә карамастан, районыбыз кырларында эш тынып тормый. Авыл хезмәтчәннәренә көннәрнең коры торуы яхшы, әлбәттә, чөнки аларның кышка күпләп терлек азыгы хәстәрләп каласылары бар.

«Татарстан» җәмгыятендә 977 тонна печән хәзерләнгән, шуның 500 тоннасы хуҗалыкларга таратылган. Без барган көнне механизаторлар сенаж хәзерләү белән мәшгуль иделәр. «Маг-дон» комбайнында Радим Иванов, «Нива» комбайннарында Рәфкать Саттаров, Фәргать Шәмсетдинов, «Ягуар»да Рифат Сабиров көнозын җәмгыять басуларында хезмәт куя. Алар белән бергә «КамАЗ» шоферлары Денис Иванов, Динар Сәйфелганиев, Фидаил Хәкимов, Борис Алексеевлар эшли.
«Татарстан» җәмгыятенең баш агрономы Габделбәр Гарифуллин егетләрнең хезмәтен уңай бәяли: «Бер дигән егетләр, һава торышы да шушылай торса, эшне кызу тотарлар», дип мактый. 9нчы июльгә 6000 тонна сенаж хәзерләнгән.
Болардан тыш, җәмгыятьтә бәрәңге һәм кукуруз эшкәртү бара. Эшне Геннадий Иванов һәм Зөлфәт Хәкимов башкара. Шул ук вакытта Вячеслав Александров «МТЗ-82» тракторында пар җирләрен сукалый. Рафаэль Сабирҗанов «БДМ-6» агрегатында сенажга дип урылган арыш басуларын эшкәртә. «МТЗ-82» тракторларында Дмитрий Иванов белән Рөстәм Әшрәф-җанов басуларда чүп үләннәренә каршы химикатлар сибә, аларга «КамАЗ» шоферы Ирек Хәкимов ярдәмгә килә.
«Татарстан»лылар эшне тиз тотарга яратучан халык. Алга таба да аларга хезмәт темпын югалтмыйча эшләргә язсын.
Рәсемдә: җәмгыять уңганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250