Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле иптәшләр! Өлкән буын өчен генә түгел, һәммәбез өчен көтеп алынган, кадерле олы бәйрәм уңаеннан сезгә күңел пакьлеге, бәхетле, мул тормыш, саулык-сәламәтлек теләргә рөхсәт итегез!

Сезнең буын кешеләре Ватаныбыз хакына бөек эшләр, игелекле гамәлләр башкарган, сугыш афәтләрен, ачлык-ялангачлык елларын үз башыннан күп кичергән. Шуңа күрә дә күңелләребез сезгә карата иң тирән хөрмәт хисләре белән тулы, сезнең алда мәңге бурычлыбыз.
Бүгенге тормышыбызның муллыгында, дөньяларның имин булуында сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур, үз заманында армый-талмый, җиң сызганып эшләп илебезне күтәргәнсез, төзегәнсез, сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, ул-кызларыбыз өчен чын үрнәк, тормыш мәктәбе ул. Без бүген миһербанлык һәм мәрхәмәтлелек хакында еш уйланабыз, күркәм ниятләр белән яшибез. Бу мәңгелек кыйммәтләр кешеләрдә ышаныч һәм өмет уята, рухи яңарышка хезмәт итә. Балаларыгызда һәм оныкларыгызда шушы кыйммәтләрне тәрбияләүдә сезнең хезмәтегез искиткеч зур, сәламәт җәмгыять төзүдә, яшьләрдә хезмәт сөючәнлек, Ватанга тугрылык, җаваплылык кебек сыйфатлар булдырудагы матур эш-омтылышларыгызга ихлас күңелдән олы Рәхмәт!
Кадерле өлкәннәребез! Шушы алтын көзнең олы бер бәйрәме уңаеннан, иң изге теләкләребезне кабул итегез, сезгә тазалык, йортыгызга муллык, иминлек һәм кадер-хөрмәттә яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250