Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Малайзиядән килделәр

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 22 сентябрь көнне районыбызга гаять тә күркәм, мөхтәрәм кунаклар - Малайзиянең Пенанг штаты губернаторы Дато Абдул Рахман Абае, аның хәләл җефете Дато Маджимор Шариф, кызлары - кияүләре килде. Делегация составын­да шулай ук штатның биш - алты идарәчел компания директорлары, аларның хатыннары да бар иде.

Малайзиянең Пенанг штаты икътисадый яктан, аеруча сәнәгать өлкәсендә дөньякүләм алга киткән илләрнең берсе. Биредә тегү, электрон сәнәгать, каучук эшкәртү, барыннан да бигрәк, елга порты аша төрле илләр белән сәүдә итү уңышлы бара.

Делегациянең безнең якларга килүенең максаты - «Балтач» хәләл индустриаль паркы белән якыннан танышу иде. Алар биредә булдылар, алга таба нинди планнар корып яшәүләре белән якыннан кызыксындылар, паркта төзелеш алып барырга тиешле урыннарны җентекләп күзәттеләр, өйрәнделәр. «Ит» цехындагы җитештерүчәнлекнең хәләл стандартларга нигезлә­неп башкарылуы губернаторның күңеленә аеруча хуш килде, «Паркның киләчәге өметле күренә. Үзләре теләгән төзелешләрне башкарып чыгып, эшчәнлекләрен киңәйтә алачакларына има­ным камил», дип белдерде ул журналистларга биргән интервьюсында. Кайнар самса, «кияү» пилмәне, мантыйдан авыз итү кунакларга бик ошады. Алар әлеге ризыклардан ясалган ярым-фабрикатларны сатып ук алдылар. Аннан соң кунаклар Карадуган урта мәктәбенә юнәлде. Биредә аларны милли киемнәр кигән егетләр - кызлар каршылады, уку кабинетлары, укытучы­лар, укучылар, мәктәпнең ирешкән уңышлары, аларның кул эшләре, мәктәп яны бакчаларында җитештерелгән көзге уңыш белән таныштылар. «Карадуган Себер тракты», «Муса Җәлил» музейларында булдылар, биредәге экспонатларга, борынгы әйберләрнең сакланышына со­клану белдерделәр. Тыйнак укучылар белән аралашуны үзләренең фотоаппаратларына кат-каттөшерә-төшерә, кунаклар Нормадагы «Сельхозтехника» ашханәсенә юнәлде. Биредә аларны җыр - музыка, кунак сые көтә иде.

Делегация составында Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү ко­митеты рәисе, үзе дә Малайзия Халыкара Ислам университетын тәмамлаган, шунда ук җавап­лы хезмәтләр башкарган Линар Габделнур улы Якупов та бар иде.

Гомумән, ерак Малайзиядән үк гаиләсе белән килгән губернатор Балтачның төзеклеген, ма­турлыгын мактап, аның халкын, табигатен, эшчәнлеген, кунакчыллыгын ошатып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев