Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матур эшләр куандыра

Өй салуның ние бар, чутлыйсы да, мүклисе, ди халык. Әмма матурлыкны тудыру өчен гади куллар аша күпме хезмәт үтүен онытмаска кирәк. Шуңа да төзүче хезмәте һәрвакыт мактауга лаек. Бу атнада исә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шунысы сөендерә, бәйрәмгә матур эшләр һәм нәтиҗәләр белән киләбез. 2012нче ел куанычлы вакыйгалар белән башланып китте. Беренчесе мәдәният үзәге сафка басу булса, икенчесе «Батырлар аллеясе» куллануга тапшырылды. Бүгенге көндә бистәбездә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә яңа йортлар салына, социаль-мәдәни объектлар сафка баса. Күпсанлы программаларның гамәлдә булуы да төзелеш алып бару өчен нык ярдәм итә. «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында 2010-2011нче елларда 98 йорт салынса, быел 55 ветеран беренче октябрьгә кадәр өй туйлары үткәрәчәк. Кариле авылының Заһидуллин урамындагы 1 һәм 8нче күпфатирлы йортларында капиталь ремонт үткәрелде. Шулай ук район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре зур темплар белән дәвам итә (рәсемдә). Бүгенге көндә фасадны җылытып тышлау һәм тышкы төзекләндерү эшләре бара. Авария хәлендәге күпфатирлы йортлардан күчерү һәм АПК программалары да уңышлы гына тормышка ашырыла.
Белем йортларын төзекләндерү эше дә матур гына башлангыч алды. Ремонт эшләренә 16 миллион 642 мең сум акча бүленеп бирелеп, Карадуган, Норма һәм Көшкәтбаш мәктәпләре яңа уку елыннан икенче яшьлекләрен кичерәчәк. Биредә авыллардагы иганәчеләр һәм әти-әниләрнең ярдәме дә зур игътибарга лаек. Алан авылында төзелүче яңа клуб, Бөрбаштагы яңа мәктәп төзелеше җирле халык өчен зур сөенеч. Аланда салына торган клуб исә бер түбә астында күп функцияле үзәкне хасил итәчәк. Биредә 280 урынга исәпләнгән клуб, китапханә, спортзал һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктлары да игътибар үзәгендә. Быел биш авылда пунктларга ремонт үткәрелде һәм тагын дүрт авылда пункт ремонты үткәрү планга кертелде. Ә менә Ярак-Чурмада иске пункт сүтелеп, аның урынына модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Газификация фонды аша алты күпфатирлы йортка 2 контурлы мичләр урнаштырылып килә һәм алар 102 фатирга куела.
Төзелеш ул йорт ремонты, яңа салына торган биналар белән генә чикләнми. Ә менә юлларны саклау, аларның төзеклеге юл төзүчеләре карамагында. Әлеге өлкәдә «МДСУ-1» һәм «Юлчы» җәмгыятьләре тарафыннан күләмле генә эшләр башкарыла. Райондагы торак пункт юлларын норматив хәлгә китерү максатыннан, Балтач, Смәел һәм Алан авылларында юлларга асфальт түшәлеп, таш җәеләчәк. Яңгул- Иске Көшкәт юлында Шушма елгасы аша салына торган күпер дә быел куллануга тапшырылачак. Заманалар күпме генә авыр дип зарлансак та, төзелешләр саны кимеми. Шәхси хуҗалыкларда да төзелеш эшләренең гөрләп баруы куандыра гына. Районыбызның якты киләчәге хакына яңа уңышларга ирешүне үзләренә максат итеп алган төзүчеләрне ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, тормышларының түгәрәк булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250