Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм юлга кузгала

Илебез, бөтендөнья өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры үтеп китәр, әлбәттә.

Хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк райондашларыбыз зирәк акыллы, рәхим-шәфкатьле икәнлекләрен тагын бер акладылар. Украинадагы хәрби операция барышында зыян күргән гади халыкка чикләнмәгән күләмдә гуманитар ярдәм җибәрелде. Эш бүген дә дәвам итә.
Гуманитар ярдәмне җыю, аерып төргәкләү, кирәкле адресларга озатуда ирекле волонтерларның хезмәте бик зур. Менә бу көннәрдә дә волонтерлар тиз арада азык-төлек, мобилизацияләнгән егетләргә җылы киемнәр туплап үзләре юлга чыгарга ниятлиләр. Эшмәкәр егетләребез - Марат Галәветдинов һәм Сергей Мошкин шәхси газельләре белән җыйналган ярдәмне хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга илтеп тапшырачаклар. Барасы юл ерак, шунлыктан ярдәмне тиз көннәрдә җыйнап бетереп, юлга кузгалырга кирәк,- диләр егетләр.
Вируслы-инфекцияләр баш калкыта торган салкын, дымлы чорга аяк бастык. Ә бу чорда суган-сарымсак кебек яшелчәләр дә хәрби егетләребезгә артык булмас иде дигән мөрәҗәгать белән чыктылар алар райондашларыбызга. Ярдәмнең шактый өлеше әзер, тупланган, төргәкләнгән. Калган өлешне дә туплап бетерсәк, юлга чыгабыз дип торган егетләрнең изге ниятләренә кушылып һәркайсыбыз мөмкинлегеннән чыгып үз өлешебезне кертсәк иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев