Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәҗбүри эшләр

Бал кортларына бал җыю өчен быелгы сезон аяк чалды.

Эсселек һәм корылык нәтиҗәсендә чәчәкләр иртә чәчәк атып бетерде. Югары температура һәм дымлылык дефициты исә нектар бирүгә комачаулык тудырды. Шуңа күрә умартачылар бал кортларын кышка хәзерләү буенча кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешләр.
Сентябрь башында бал кортлары ояларын җыярга, аз бал бирүче, төзелеп бетмәгән һәм карт кортларны алып ташларга кирәк. Оялар 2 килограммнан да ким булмаган кәрәзләрдән формалашырга тиеш. Кышкы чорга ояда 18-25 килограмм бал һәм 1,7-1,9 килограмм бал икмәге калдыру кирәк. Өстәмә ашау һәм кышкы ашау запасын тулыландыруны сентябрь башыннан калдырырга ярамый. Ә сентябрь урталарында бал кортларыннан сынау (проба) алырга һәм аларның серкәләнү дәрәҗәсен билгеләргә кирәк. Шуннан соң бал кортларын медикаментоз препаратлар белән эшкәртү үткәрелә һәм кабат серкәләнү дәрәҗәсе билгеләнә, эшкәртү тәэсире бәяләнә. Кышка хәзерлек эшләре тәмамлану белән барлык оялар җылытыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250